Яктырак янсын «Казан утлары»

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге «Казан утлары» журналының чыга башлавына 100 ел тулу уңаеннан  виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.

Айлык әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси «Казан утлары» журналы Галимҗан Ибраһимов башлангычы белән оештырыла. Әдәбиятыбызның якты көзгесенә әверелгән бу басманың беренче саны 1922 елның май аенда «Безнең юл» исеме белән гражданнар сугышы тәмамланып килгәндә, ил хуҗалыгы хәрабә хәлендә булганда, Идел буенда, Татарстанда коточкыч ачлык хөкем сөргәндә  дөнья күрә.

Шул еллардан бирле бүгенгәчә журнал  озын данлы юл үтте һәм ул, лаеклы рәвештә, халкыбызның чын мәгънәсендә җан азыгы, тугры юлдашы һәм киңәшчесенә әверелде. Журнал татар әдәби хәрәкәтен әйдәп баручы рухи байрагыбыз дәрәҗәсенә күтәрелде.

Журнал 1930-1932 нче елларда «Яңалиф» һәм «Атака» исемнәре белән чыга.

 1933 нче елдан, алар берләштерелеп,  «Совет әдәбияты» исемен ала.

Билгеле булганча,  Бөек Ватан сугышы вакытында күп кенә әдәби журналлар ябылды. Ә “Казан утлары”, чыгуын дәвам итеп, фронтовик язучылар белән ныклы элемтә тотты, аларның әсәрләрен бастыра килде. Халкыбызның рухи ныклыгын, батырлыгын, тугрылыгын сурәтләде.

 

Журнал 1965 елның 6 нчы саныннан «Казан утлары»на әйләнә.

 Үз вакытында бердәнбер әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси басма булган «Казан утлары», әдәбиятта гына түгел, сәнгатьнең башка төрләрендә дә яңа эзләнүләргә юл ачты, театр, музыка, сынлы сәнгать мәсьәләләрен эзлекле яктыртып, аларның уңышына этәргеч көч хезмәтен үтәде.

          

 

«Казан утлары» - бүгенге Татарстан җирлегендә яшәүче милләттәшләребезнең журналы гына түгел, ә бөтентатар халкы  журналы.

Журнал татар халкының тарихын, рухи мирасын һәм хәзерге хәлен чагылдыра.

Татар язучыларының иң яхшы романнары, повестьлары, хикәяләре иң элек шушы журналда дөнья күрә. Монда шулай ук күренекле шәхесләребезнең истәлекләре һәм көндәлек язмалары, пьесалар, җыр һәм театр  сәнгатебез турындагы мәкаләләр басыла.

Татар мәдәниятенең рухи көзгесенә әверелгән «Казан утлары» республикабызның мәдәни, иҗтимагый тормышы үзәгендә һәрдаим балкып торыр.

Татарстан Милли китапханәсе фондларында «Казан утлары» журналының һәр саны кадерләп саклана.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International