Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына багышланган.
Исламда «Китап» төшенчәсе Изге Коръән дигәнне аңлата. Күргәзмә өчен сирәк китаплар һәм кулъязмалар фонды хезмәткәрләре Китапханәнең иң уникаль Коръәннәрен сайлап алдылар: беренче Казан басмасы, беренче тафсир, иң кечкенә Коръән (1х2 см), фин телендәге Коръән һ.б.
Борынгыдан рәссамнар Изге Сүз белән илһамланганнар, текстлардагы юлларда үзләрен эзләгәннәр. Шуңа күрә, Коръәннәрдән тыш, экспозициядә үз иҗатында абстракт каллиграфия һәм гарәп язуын кулланучы рәссамнарның эшләре дә тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә сез Айрат Хисмәтуллин, Назыйм Исмәгыйлев һәм Алексей Горинның эшләре белән таныша аласыз.
Шулай ук, күргәзмә ачылышы кысаларында «Коръән бастыруның заманча тенденцияләре» темасына ачык дискуссия узачак.
Керү ирекле
Локация: күргәзмә залы