6-7 октябрь «Бизнес, хакимият һәм җәмгыятьнең китап һәйкәлләренең сакланышын тәэмин итү өчен фонд сакчылары белән хезмәттәшлеге» Халыкара конференциясен үткәрәбез

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Россия Дәүләт Китапханәсе белән берлектә 6-7 октябрьдә «Бизнес, хакимият һәм җәмгыятьнең китап һәйкәлләренең сакланышын тәэмин итү максатыннан фонд сакчылары белән хезмәттәшлеге» Халыкара конференциясен үткәрәбез.

Россиянең Региональ фондларында 12 млн артык сирәк китап һәм кыйммәтле документлар бар, шуларның 3 млн күбрәге реставрациягә мохтаҗ.

Конференциядә чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән 30 спикер реставрация, консервация, фандрайзинг темаларына үз проектларын һәм тикшеренүләрен тәкъдим итәчәк.

Ә хедлайнерларның берсе Минтимер Шәймиев үзенең шәхси фондыннан китапханәгә бүләк итеп 3 629 китап тапшырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International