ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат ресурслары экскурсовод эшенә ярдәмгә

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

2022 нче елның 30 нчы октябрендә ТР Милли китапханәсендә мәгълүмат-библиография бүлеге тарафыннан «Комфест» өстәмә һөнәри белем бирү уку үзәге  экскурсовод-тыңлаучылары өчен Белгеч көне үткәрелде.

Яшь экскурсоводлар ТР Милли китапханәсенең электрон мәгълүмат ресурслары белән таныштылар. Алар өчен китапханәнең электрон каталогыннан һәм башка белешмә-мәгълүмат ресурсларыннан мәгълүмат эзләү буенча киңәшләр бирелде, Татарстан Милли китапханәсе сайтының һәм «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» порталының виртуаль электрон мәгълүмат ресурслары тәкъдир ителде, шулай ук Интернет челтәрендәге Татарстанның һәм Казанның мәдәни һәм тарихи һәйкәлләре хакындагы аеруча кызыклы мәгълүмат чыганакларына күзәтү ясалды.

«100 штрихов к портрету Казани» дисклар коллекциясеннән видео экскурсия тәкъдим ителде.

Шәһәрнең истәлекле урыннары турындагы чыганаклар һәм экскурсияләр уздыруга караган методик басмалар күргәзмәсе тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты.


 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International