Мөсәгыйт Хәбибуллинга багышланган яңа биобиблиографик белешмәлек дөнья күрде

2022 елның 6 ноябре, якшәмбе

2022 елның 25 декабрендә күренекле татар язучысы, тарихи романнар авторы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе (2003), Татарстан Республикасының халык язучысы Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллинның тууына 95 ел тула (1927-2019).

«Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән  чираттагы электрон биобиблиографик белешмәлек әлеге истәлекле дата уңаеннан төзелде. Биредә язучының тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турында материаллар, әсәрләре, аның турындагы видеоязмалар, аудиоязмалар, методик материаллар тупланды. Мөсәгыйт Хәбибуллинга багышланган Интернет челтәрендәге мәгълүмат чыганаклары да күрсәтелде. «Библиография» бүлегендә әдипнең басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның тормышы һәм иҗаты хакындагы чыганаклар урын алды. Белешмәлек рус һәм татар телләрендә төзелде.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International