«Максим Горький Казанда» электрон белешмәлеге тулыландырылды

2023 елның 12 марты, якшәмбе

2023 елның мартында күренекле рус язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе, СССР язучылар берлеген оештыруны башлап  йөргән каләм иясе Максим Горькийның (Алексей Максимович Пешков 1868-1936)) тууына 155 ел тула.

Әлеге уңайдан ТР Милли китапханәсе сайтындагы «Максим Горький Казанда» дип аталган электрон белешмәлек яңартылды. Ул соңгы биш елда дөнья күргән мәгълүмат чыганаклары белән тулыландырылды. 

Чыганаклар сайлап алып бирелде. Төп игътибар М. Горькийның Казан белән бәйләнешенә,Татарстанда бөек каләм иясе турында хәтер саклауга юнәлтелде.

Әлеге электрон белешмәлек түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://kitaphane.tatarstan.ru/tat/gorkiy.htm

Язучы Казанда 1884 –1888 елларда яшәгән. Бу аның шәхес буларак формалашкан  чоры. Тормышының Казанда үткән катлаулы чоры һәм икмәк пешерүче булып эшләгән вакытлары турында ул үзенең «Минем университетларым» (1923) исемле күләмле әсәрендә тасвирлый. Беренче әсәрләрен Пешков «Волжский вестник» исемле Казан вакытлы басмасында бастырып чыгара. Биредә аның күп кенә әсәрләренең сюжетлары туа.

М. Горький татар әдәбияты белән революциягә кадәр үк кызыксына башлый. 1909 нчы елда Габдулла Тукайның шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итәргә тәкъдим ясый. 1911-1912 нче елларда «Татар әдәби җыентыгын» («Татарский литературный сборник») рус телендә бастырырга булышлык итә.

М. Горькийның Татар язучылары белән бәйләнеше революциядән соң да дәвам итә. 1928 нче елда, СССР буйлап сәяхәт иткәндә, күренекле язучы яңадан Казанга килә. Бу сәяхәте эзсез югалмый, ул татар әдәбиятына дә йогынты ясый. Күп кенә татар язучыларының күренекле әдипне үзләренең әдәби укытучылары итеп санавы билгеле. З. Нуриның «А. М. Горький барлык халыкларныкы, әмма татар язучылары рухи яктан Казанда туган әдипне бигрәк тә үзләренеке дип исәпли», дигән сүзләре мәгълүм. Болай әйтергә нигез дә булган. Горькийның хатларының берсендә «Физически я родился в Нижнем Новгороде, а духовно родился  в Казани. Казань – любимейший из моих университетов», – дип язганы билгеле.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International