2023 ел — Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игьлан ителде.Татарстанда яшәүче һәр халыкның тарихи-мәдәни мирасы бик зур һәм бай. Ата-бабаларыбыз тарафыннан кертелгән гореф-гадәтләр — халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Гореф-гадәтләр, йолалар халык тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булып тора.
Шул уңайдан ТР Милли китапханәсенең классик уку залында татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре укучыларга кызыклы һәм бай эчтәлекле «Татарстан халыкларының мәдәнияте һәм традицияләре» дип аталган күргәзмә оештырды.
Күргәзмә витриналарына китапханә фондларында сакланучы, төбәгебездә электән үк яшәүче халыклар турында хәзерге вакытта басылган затлы, киң мәгьлүматлы, матур бизәлешле китаплар куелды. Алар Татарстанда яшәүче халыкларның –татарларның, русларның, чувашларның, мариларның, удмуртларның, мордваларның һ.б.тарихын, мәдәниятен, телен, әдәбиятын, этнографиясен, гореф-гадәтләрен чагылдыра.