2023 елда Татарстанның халык язучысы, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, танылган әдип Фатих Хөснинең тууына 115 ел тулды. Фатих Хөсни — үзенең әсәрләрендә кешенең эчке дөньясын, рухи халәтен, хис вә тойгыларын искиткеч зур осталык белән ачып бирү бәхетенә ирешкән әдип.
Ф. Хөсни иҗат эшчәнлеген төрле жанрда сынап карый. Яшь вакытта шигырьләр яза, иҗатында драматургия, публицистика, әдәби тәнкыйть жанрлары да күренекле урын алып тора. Ә тора-бара хикәя (проза) жанрына күчә һәм хикәя остасына әверелә. Балаларга махсус атап язган хикәяләреннән «Сипкелле малай», «Җүлә - кайгылы эт», «Малай, чиләк, әби», «Чия төше» һ. б., соңрак, Ф.Хөсни үзенең проза остасы буларак иҗади йөзен билгели торган күләмле әсәрләрен — «Җәй башы» (1950), «Авыл өстендә йолдызлар» (1953), «Җәяүле кеше сукмагы» (1957), «Утызынчы ел» (1962), «Гыйльмениса һәм анын күршеләре» (1968), «Мәйдан» (1970), «Алтын эзләүчеләр» (1973), «Без яшь идек» (1975), «Картая белмәс картлык» (1977) кебек психологик пландагы повесть һәм романнарын иҗат итә. Бу әсәрләр илленче-җитмешенче еллардагы татар прозасының җитди казанышлары исемлегендә лаеклы урын биләп торалар. «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» дигән повесте һәм шул исемдәге китапка кергән бер төркем сайланма хикәяләре өчен Ф.Хөсни 1972 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Фатих Хөснигә багышланган биобиблиографик белешмәлек күренекле әдипнең 100 еллык юбилее уңаеннан төзелгән иде. Бүгенеге көндә әлеге белешмәлек
тулыландырылды. Анда соңгы елларда дөнья күргән мәгълүмат чыганаклары өстәлде, аудио-әсәрләр урын алды. Әлеге электрон белешмәлек белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: https://kitaphane.tatarstan.ru/tat/husny.htm