Күренекле нәфис сүз остасының тууына 95 ел

2023 елның 14 мае, якшәмбе

2023 елның 10 апрелендә татар сүз сәнгатен үстерүдә гаять зур өлеш керткән күренекле артист, нәфис сүз остасы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айрат Арслановның тууына 95 ел тулды. Әлеге күренекле дата уңаеннан «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән төзелгән чираттагы биобиблиографик белешмәлек Айрат Арслановка багышланды.

Биредә олуг сәнгатькәрнең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты хакындагы хезмәтләр, истәлекләр, видеоматериаллар, аудиоязмалар тупланды. Фотоархивта А. Арслановның тормыш һәм иҗат юлын яктырткан фотосурәтләргә сылтамалар урын алды.  «Библиография» бүлегендә ТР Милли китапханәсендә  А. Арслановның  тормышы һәм иҗаты турындагы әдәбият, Айрат Арслановның мәшһүр шәхесләргә багышланган язмалары,  ул башкарган әсәрләрнең тавышлы язмалары исемлеге бирелде.

Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

Айрат Арсланов хезмәт юлын Татарстан радиокомитетында диктор булып башлый. 1956-1961 елларда – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер була. Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендә – Булат, Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасында – Мирвәли, Нәкый Исәнбәтнең «Муса Җәлил» драмасында – Алиш һ. б. рольләрен башкара...1961–1965 елларда Айрат Арсланов телевидение дикторы була. Ә 1965 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Әдәби-музыкаль лекторий бүлегенә сүз остасы булып эшкә килә. Биредә аның өчен киң иҗат кыры ачыла. Ул киң колачлы иҗат эшчәнлегендә мәшһүр әдипләребезнең кабатланмас әсәрләрен бәрхет тавыш белән тамашачыга җиткерә. Татарстан телевидениесенең «Алтын фонд»ында Айрат Арсланов башкаруында сакланучы Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким һәм башка бик күп әдипләрнең үлемсез әсәрләре – халкыбызның, милләтебезнең бәһасез байлыгы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International