Татарстанның 267 китапханәсендә «Пушкин нон-стоп» республикакүләм акциясе узды

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Кичә, 6 июнь, Татарстанның 267 китапханәсендә «Пушкин нон-стоп» республикакүләм акциясе узды.

4 480 укучы А.С.Пушкин әсәрләреннән бергә 71 680 юл укыды, ә 14 744 кеше аларны тыңларга килде. Китапханәчеләр 5 000гә якын стикерпак һәм закладка өләштеләр!

ТР Милли Китапханәсенең террасасында да уку мәйданчыгы оештырылды. Анда теләге булган бөтен кеше дә ачык микрофон форматында А.С.Пушкинның яраткан әсәрләреннән өзекләр укыды. Яттан да, китаптан карап та, русча да, татарча да, башка телләрдә дә укырга мөмкин иде.

Программада ачык микрофоннан кала тагын «Мерцание» музыкаль төркеменең чыгышы, алман телендә LinguaLike оештырган укулар, «Шестикрылый Пушкин» эксперементаль музыкаль лабораториясе бар иде. 


Чара А.С.Пушкинның 224-еллыгына багышланган

Акция ТР Мәдәният министырлыгы ярдәме белән үткәрелде 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International