16 июнь көнне Балтач авылара Үзәк китапханәсендә «Тел – рухи дөнья көзгесе» дип аталган китапханәчеләр семинары узды. Семинарны Балтач муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе И.И.Петров ачып җибәрде.
Балтач авылара Үзәк китапханәсе директоры Р.М.Зарипова район китапханәләре эшчәнлеге, аларның казанышлары, проблемалары, алда торган бурычлар хакында сөйләде. Смәел авылы модель китапханәсе мөдире Г.З.Әхмәдиева заманча китапханәнең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Милли китапханәнең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе З.А.Җамалиева муниципаль китапханәләрдәге яңа эш алымнары белән таныштырды, методик ярдәмлекләргә күзәтү ясады. «Иң яхшы мәдәният оешмасы», «Иң яхшы мәдәният хезмәткәре» республика бәйгеләрендә катнашу өчен мәгълүматлар әзерләүнең төп юнәлешләренә тукталды. Семинар эчтәлекле, һәркем өчен файдалы фикерләр белән уртаклашып, эшлекле шартларда узды.
Семинарның икенче өлешендә китап укучылар, китапханәчеләр, җирле иҗатчылар язучы, әдәбият белгече, җәмәгать эшлеклесе Р.С.Мөхәммәдиев белән очрашу кичәсендә катнаштылар.