29 июнь көнне Мөслим Үзәк китапханәсендә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан «Милли тел – милләт җаны» дип аталган семинар узды. Семинарны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары М.Р. Бәдретдинова ачты.
Үзәк китапханә директоры А.М. Мадьярова Мөслим районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының эшчәнлеге, казанышлары һәм алда торган бурычлары турында сөйләде. Халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Мәгалимова заманча китапханәнең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе З.Ә. Җамалиева республикадагы гаммәви китапханәләр эшчәнлегенең яңа алымнары белән таныштырды, методик кулланмаларга күзәтү ясады. Татарстан Республикасының авыл җирлекләрендә урнашкан муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре арасыннан иң яхшыларын һәм акчалата бүләк алырга лаеклыларын билгеләү буенча конкурска мәгълүматлар әзерләүнең төп үзенчәлекләренә тукталды.
Семинар эчтәлекле чыгышлар белән, файдалы фикер алышу рәвешендә узды.
Семинарның икенче өлешендә китап сөючеләр, китапханәчеләр һәм җирле иҗатчылар язучы, әдәбият белгече, җәмәгать эшлеклесе Р.С. Мөхәммәдиев белән очрашуда катнашты.