Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Классик уку залында шушы исемдәге күргәзмә тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне уңаеннан китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге әзерләгән әлеге күргәзмә 2023 елның 28 августыннан эшли башлады.
Экспозиция бүлекләре XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башында Казан шәһәренең рухи-мәдәни тормышы, тарихи сәхифәләре белән таныштыра.
Казан шәһәре 1005 елда нигезләнгән дип санала. Шәһәр Идел буе Болгарстанындагы Көнчыгыш һәм Көнбатыш сәүдә юллары киселешендә төзелгән һәм Казан ханлыгы чорында сәүдә, һөнәрчелек үзәге булган. Россия империясе составына кертелгәч, Казан зур бер губернаның башкаласына әверелгән.
Казан – Россиядәге иң борынгы шәһәрләрнең берсе; фән, мәдәният һәм сәнәгать үзәге булып тора. Монда күпсанлы милләт вәкилләре яши, төрле халыкларның һәм диннәрнең мәдәниятләре гармонияле рәвештә яраша.
Күргәзмә Милли китапханәнең Казан шәһәре, Пушкин урамы, 86 йорт адресы буенча урнашкан бинасында киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителә.