Китап күргәзмәсе: «Белем дөньясына сәяхәт: әлифба тарихыннан»

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең классик уку залында «Белем дөньясына сәяхәт: әлифба тарихыннан» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителә. Әлеге күргәзмә, Россиядә Укытучы һәм остаз елы дәвам итү уңаеннан, кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән.

Иван Федоровның «Азбука» («Әлифба») китабы борынгы славян телендә Львов шәһәрендә 1574 елда басылган. Безнең көннәргә кадәр сакланган Федоров «Азбука»сының бердәнбер төп нөсхәсе Гарвард университеты китапханәсендә, ә «Азбука» текстын кабатлаган, 1977 елда нәшер ителгән миниатюр варианты безнең китапханәдә дә саклана. Экспозициядәге кыйммәтле ядкәрләрнең берсе – Василий Бурцевның 1813 елда әлифба басмаларының берсеннән күчереп язылган «Азбуковник Бурцева» китабы – аерым игътибарга лаек. Күргәзмә кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондында булган башка документлар белән дә таныштыра.

Күргәзмә киң җәмәгатьчелеккә тәгаенләнгән, китапханәнең Казан шәһәре, Пушкин ур., 86 йорт адресы буенча урнашкан бинасында куелган.

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International