Милли китапханә басмасы Бөтенроссия конкурсында бүләк алды

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

30 августта Мәскәү халыкара китап ярминкәсе ачылышында Россия китапханәләр ассоциациясе стендында «Елның иң яхшы профессиональ китабы – 2023» XI Бөтенроссия конкурсына нәтиҗә ясалды.‎

Конкурста Россия Федерациясе субъектларының федераль, милли, төбәк, үзәк китапханәләре, муниципаль китапханәләр, югары уку йортлары китапханәләре, Россия Фәннәр академиясе һәм Россиянең профессиональ әдәбият чыгаручы башка оешмалары китапханәләре катнашты.‎

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тәкъдим иткән «Милли китапханәнең археографик экспедицияләре: 30 еллык тәҗрибә / төз. Р. Мәрданов. – Казан: Милли китап, 2022. – 249 б. – (Татар археографиясе; 30 нчы китап») басмасы «Берләшмәнең мәдәни тормышында китапханә» номинациясендә икенче урынга лаек булды.‎

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International