Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә нәшер ителеп килә торган «Татар археографиясе» сериясенең нәүбәттәге басмасында татар кулъязмалары арасында еш очрый торган хосусый актлар туплап биреләчәк.
Хосусый акт – алыш-биреш, сату-алу, мирас, никах, васыять һ.б. шундый төрдәге, үзара килешү нигезендә кәгазьгә теркәлгән хокук документы. Татар телендәге хосусый актлар, гадәттә, ике тараф кешеләрнең, шаһитларның имзалары (яисә тамгалары), кайбер очракларда шәхси мөһер яки авыл старостасының мөһере белән расланган.
Мондый кулъязма истәлекләр – архив материаллары белән бердәй дәрәҗәдәге документаль чыганак булулары ягыннан әһәмиятле.
Татар хосусый актлары тарихчы һәм археограф Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллин (1953–2019) тарафыннан фәнни нигездә тәфсилләп өйрәнелде. Аның бу темага багышланган хезмәте китап булып басылды («Татарские частные акты XVII–первой половины XIX вв.: источниковедческая характеристика»; Казань, 2020).
Быел ноябрь аенда Җ.Миңнуллинның тууына 70 ел тула. Ул безнең остазыбыз, коллегабыз һәм киңәшчебез иде. Аның археограф буларак эшчәнлегенең археографик экспедицияләргә бәйле бер өлеше «Татар археографиясе» сериясенең 30 нчы китабында тасвирланды.
Археографик сериянең хәзерге – 32 нче басмасы замандашыбыз, археограф галим һәм текстолог Җәүдәт Миңнулинның якты истәлегенә ихлас хөрмәтебез билгесе булсын.