Әстерханда «Бишенче Репин укуларында» катнашу

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 23 ноябрендә Әстерханда Н. К. Крупская исемендәге Әстерхан өлкә фәнни китапханәнең 185 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Бишенче Репин укулары» дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциядә Әстерхан төбәге тарихын өйрәнүчеләр, Россиянең төрле регионнарыннан килгән китапханәчеләр чыгыш ясадылар. Катнашучыларның докладлары мәдәни мирас һәм китапханә коммуникацияләрен саклау, китап җыю традицияләренә багышланган иде.

Конференциядә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Толовенкова Марина Александровна «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларының кайбер басмаларында Әстерхан тарихы» дигән видеодоклад белән катнашты. Чыгышта Иван Алексеевич Второв колекциясеннән Әстерхан шәһәре һәм Әстерхан губернасы турында басмалар аерым игътибарга алынды, шулай ук 1818-1820 елларда Әстерхандагы Шотландия миссиясе типографиясендә басылган документлар турында сөйләнде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International