Түбән Камада китапханәчеләр семинары

2023 елның 1 декабре, җомга

29 ноябрь көнне Түбән Каманың Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан «Милли тел – милләт җаны» дип аталган китапханәчеләр семинары узды.

Чараны Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы белән берлектә оештырды.

Семинар туган телләрне саклауга һәм үстерүгә, матур әдәбиятны халык арасында популярлаштыруга багышланган эчтәлекле чыгышлар белән, файдалы фикер алышу рәвешендә узды.

Семинарның икенче өлешендә китап сөючеләр, китапханәчеләр һәм җирле иҗатчылар язучы, әдәбият белгече, җәмәгать эшлеклесе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев белән очрашты.

Җылы шартларда узган очрашу кичәсе зыялы шәхеснең истәлекләре телебезгә, мәдәниятебезгә битараф булмаган укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, аксакаллар һәм язучылар тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителде. Милләтебез язмышы өчен бик мөһим булган һәр проблемага үз фикере-карашы булган Ринат әфәндене зал ике сәгать буе тын да алмыйча тыңлады, һәр сүзен күңеленә сеңдереп барды. Кичәне Илһам Хисмәтуллинның матур җырлары, Флүр Гайнемөхәммәтовның тальян көйләре бизәде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International