Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең классик уку залында Россиядә Укытучы һәм остаз елына карата оештырылган «Мәгърифәткә багышланган тормыш» дигән китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә педагог, тел галиме, профессор Мөхетдин Хафизетдин улы Корбангалиевнең (1873–1941) тууына 150 ел тулуга багышлана.
Күргәзмәдә галимнең Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы татар теле, география, математика дәреслекләре, сүзлекләре, әлифбалары, төрле методик кулланмалары һ.б. тәкъдим ителгән.