Муниципаль китапханәләр белгечләре өчен онлайн-семинар

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

2023 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Методистлар онлайн» фәнни-методик бүлеге проекты кысаларында муниципаль китапханәләр белгечләре өчен «Барс. Web-Своды» һәм «Статистика» системаларында 6-НК формасы буенча Татарстан Республикасы җәмәгать китапханәләренең еллык эш хисапларын әзерләүне оештыру мәсьәләләре» дигән чираттагы семинар узды.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы үзәкләштерелгән китапханәләр системаларының 50-дән артык хезмәткәре катнашты.

Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге мөдире Л.М. Нәҗметдинова яктыртыла торган теманың мөһимлеген билгеләп үтте, еллык эш хисапларын әзерләүдә аеруча игътибарлы һәм төгәл булырга чакырды.

Фәнни тикшеренүләр һәм инновацияләр бүлекчәсе мөдире С.Р. Дәүләтшина Татарстан Республикасы муниципаль китапханәләренең 2023 елгы эшчәнлегенә мәгълүмати-аналитик күзәтү ясауның үзенчәлекләре турында сөйләде.

Россия Мәдәният министрлыгы Баш мәгълүмат-исәпләү үзәгенең (ГИВЦ) «Статистика» һәм «Барс. Web-Своды» системаларында эшләү технологиясе турында мониторинг һәм аналитика бүлекчәсе баш китапханәчесе Р.Р. Гаязова чыгыш ясады. Үз чыгышында ул системалардагы китапханәләрнең адрес мәгълүматларына төзәтмәләр кертү, «Матди-техник база», «Китапханәләрнең физик (материаль) рәвештәге фондларын формалаштыру», «Китапханәләрдән файдаланучылар һәм килүчеләр саны» һәм «Финанслау һәм кергән финансларны куллану» өлешләрендә еллык хисапны тутыру мәсьәләләренә тукталды.

Фәнни тикшеренүләр һәм инновацияләр бүлекчәсе баш китапханәчесе О.И. Зуева Татарстан Республикасы үзәкләштерелгән китапханәләр системаларының инновацион һәм методик эшчәнлеге буенча хисап бирү тәртибен аңлатты.

Җәмәгать китапханәләренең 2024 елга эш планнарын төзү турында фәнни тикшеренүләр һәм инновацияләр бүлекчәсенең баш китапханәчесе К.Б. Фәтхиева чыгыш ясады һәм киңәшләре белән уртаклашты.

Семинар ахырында бүлек хезмәткәрләре муниципаль китапханәләр белгечләренең сорауларына җавап бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International