Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Закир Кадыйри мирасы

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

7-8 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында «ХХ гасыр татар иҗтимагый даирәсендә шәхесләр һәм язмышлар» дип исемләнгән халыкара фәнни конференция булып узды. Әлеге конференция күренекле татар зыялыларының юбилей даталарына: җәмәгать эшлеклесе, педагог, журналист Әхмәтһади Максудиның 155 еллыгына (1868–1941), танылган татар иҗтимагый-сәяси эшлеклеләре, галимнәр Садри Максуди (1878–1957), Гаяз Исхакый (1878–1954), Закир Кадыйриның (1878–1954) 145 еллыкларына һәм журналист, язучы, җәмәгать эшлеклесе Габдулла Баттал-Таймасның (1883–1969) 140 еллыгына багышланган иде. Шулай ук быел язучы, татар реалистик прозасына нигез салучы, журналист, педагог һәм Госманлы дәүләтенең танылган галим-икътисадчысы Муса Акъегетзадә (1864–1923) вафат булуга 100 ел тулды.

Конференциядә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәре Хөсәенова Гөлнирә Рәзиф кызы «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында Закир Кадыйри мирасы» дигән темага нигезләнгән доклад белән чыгыш ясады.         Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә күренекле дин белгече, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче Закир Кадыйриның шактый дәрәҗәдә зур рухи мирасы саклана. Биредә галимнең һәм гаиләсенең фоторәсемнәре, аның басма китаплары, шәхси һәм рәсми хатлары, тәрҗемә эшенә кагылышлы караламалары урын алган. Язма истәлекләрнең хронологик чикләре 1910–1950 еллар аралыгын колачлый.

ХХ гасыр татар зыялысы Закир Кадыйрига багышланган чыгыш конференцияне оештыручыларда һәм катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Милли китапханә фондларында сакланып килгән бу материаллар белән килеп танышу, аны өйрәнү нияте барлыгы белдерелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International