Татарстан Республикасы муниципаль китапханәләре белгечләре өчен онлайн-семинар узды

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фәнни-методик бүлегенең «Методистлар онлайн» проекты кысаларында муниципаль китапханәләр белгечләре өчен «Китапханә һәм гаилә: бердәм эшчәнлек» дигән чираттагы семинар булды. Семинар Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында узды.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы үзәкләштерелгән китапханәләр системаларының 250-дән артык хезмәткәре катнашты.

Семинарда катнашучыларны сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры М.Ф.Тимерҗанова билгеләп үткәнчә, китапханә һәрвакыт рухи-мәгърифәт учагы булып тора, гаилә ялын оештыруда, гаиләнең рухи-әхлакый үсешендә китапның әһәмияте бик зур, гаиләләр белән алып барыла торган әдәби, мәдәни һәм мәгълүмати эшчәнлек бүген дә гомумфайдалану китапханәләренең игътибар үзәгендә кала.

Россия дәүләт балалар китапханәсендәге укучыларның иҗади үсеш бүлеге мөдире А.В.Макарова «Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия нигезе буларак #ЗнайЧитай” балалар һәм яшүсмерләр укуы лабораториясе» Бөтенроссия проекты турында сөйләде.

«Гаилә масштабында уку» темасы белән Татарстанның Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директоры И.Д.Мөхәммәтгәрәева чыгыш ясады.

Ярославль шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Ф.М.Достоевский исемендәге 13 нче китапханә-филиалы мөдире И.В.Блохина, шәһәрдәге гаиләләр укуы һәм аралашуы үзәге буларак, әлеге китапханәнең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

«Дустанә фатир» китапханә проекты һәм Ярославль өлкәсе Рыбинск шәһәренең гаилә укуы китапханәсе эшчәнлеге турында Рыбинск шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 8 нче китапханә-филиалы мөдире Е.Ю.Трофимова сөйләде.

«Гаилә һәм китапханә: уку культурасын үстерү өчен шартлар тудыру» темасы белән Яр Чаллы шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры В.М.Гайнуллина чыгыш ясады.

Семинар ахырында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең китапханә-күргәзмә проектлары һәм үстерү программалары бүлеге мөдире О.Г.Исаева «Китапханә – гаилә территориясе» дигән темага Милли китапханәнең гаилә укуын киңәйтүдәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Фәнни-методик бүлек семинарда катнашкан барлык һөнәрдәшләргә рәхмәт белдерә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International