Күренекле сәхнә остасының тууына 115 ел

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

2024 нчы елда татар театрының күренекле эшлеклесе, үзенең иҗаты белән татар театр сәнгатендә тирән эз калдырган атаклы артист, СССРның халык артисты Фуат Халитовның тууына 115 ел тулды.

Ф. Халитов сәхнә эшчәнлеген 1920 еллар башында башлап җибәрә. Мәскәү татар театрында, соңрак Казан шәһәрендә Мехкомбинат мәдәният йорты каршындагы драма түгәрәгендә катнаша.  Утызынчы еллар башында Казан профессиональ «Эшче» театрына күчә һәм шунда ук студия тәмамлый.

Ф. Халитов 1937 елдан Татар академия театрында эшли башлый. 50 елдан артык гомерен театр сәнгатенә багышлап төрле характердагы 100 дән артык сәхнә образлары тудыра. Шундыйлардан:  Незнамов – «Гаепсездән гаеплеләр», Прибытков – «Соңгы корбан», Рисположенский – «Агай-эне ак мыек» (А. Островский); Ромео – «Ромео һәм Джульетта», Кент – «Король Лир» (У. Шекспир); Вәли – «Аршин мал алан» (Г. Хаҗибәков); Гыйльманов – «Миңлекамал» (М. Әмир); Шадрин – «Мылтыклы кеше» (Н. Погодин); Скроботов – «Дошманнар» (М. Горький); Муса – «Муса Җәлил» һ.б.

«Күренеле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән төзелгән электрон белешмәлекләр һәр биш ел саен тулыландырылып тора.

Фуат Халитовның тууына 115 ел тулуны күз уңында тотып,  Россиядә Театр елы билгеләп үтелү һәм күренекле сәхнә эшлеклесенең тууына 110 ел тулу уңаеннан төзелгән электрон белешмәлек тә тулыландырылды. Анда соңгы биш ел эчендә дөнья күргән материаллар өстәлде. Биредә Ф. Халитовның тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турындагы мәкаләләр, истәлекләр, фотоархив, видеоязмалар тупланды. Библиография бүлегендә Ф. Халитовның тормышы һәм иҗаты турындагы хезмәтләрнең исемлеге, Театр сәнгатенә караган гомуми хезмәтләр, күренекле театр эшлеклеләренең истәлекләре, хатирәләре, татар театрына багышланган белешмә басмаларның исемлеге бирелде. Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

Электрон белешмәлек белән түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://kitaphane.tatarstan.ru/tat/khalitov.htm

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International