2024 ел - Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Рәисенең 2023 елның 14 сентябрендәге 639 номерлы Указы белән 2024 ел. Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. ТР Милли китапханәсе сайтында шул исемдәге тематик досье дөнья күрде.

Елның бурычы – фән һәм технологияләр өлкәсенә талантлы яшьләрне җәлеп итү, һөнәри берләшмәләрнең фәнни-технологик үсештә катнашуын арттыру, шулай ук фән һәм технологияләр өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган инициативалар турында төгәл күзаллау формалаштыру.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР парламентына еллык Юлламасы белән мөрәҗәгате вакытында 2024 елны Татарстанда Фәнни-техник үсеш елы булачак, дип игълан итте:

«Фәннең һәм инновацияләрнең алдыбызда торган бурычларны хәл итүдә мөһим ролен аңлап, Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр унъеллыгы, Россия фәненең 300 еллыгы кысаларында киләсе елны Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итәм.

Галимнәребезнең эшләнмәләре лабораторияләр чикләрендә генә калырга тиеш түгел. Аларның нигезендә яңа җитештерүләр булдырырга кирәк. Моның өчен республикада бизнеска ярдәм итү инфраструктурасы, шул исәптән «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зоналары, «Химград» технополисы, «КИП Мастер», ИT-парклар эшләп килә».

Тематик досьеда Татарстанның инновацион потенциалы, аның инновацион эшчәнлеге турында мәгълүматлар тупланды. «2023-2030 елларга «Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеше» дәүләт программасы һәм «2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе» рәсми документлары урнаштырылды. «Иннополис - киләчәк шәһәре» һәм «Алабуга» перспектив проектларына аерым игътибар бирелде. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеше турында мәгълүмат чыганаклары тәкъдим ителде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International