Татар халкының күренекле композиторы, атаклы «Шүрәле» балетының авторы Фәрит Яруллинның тууына 110 ел

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

2024 нче елның 18 мартында татар халкының   күренекле  композиторы Фәрит Яруллинның тууына 110 ел тулды. Бу күренекле дата уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтындагы «Фәрит Яруллин» биобиблиографик белешмәлеге тулыландырылды. Фәрит Заһидулла улы Яруллинның (1914-1943) тууына 100 ел тулуга багышлап төзелгән электрон белешмәлеккә соңгы 10 ел эчендә дөнья күргән материаллар,  яңа библиографик чыганаклар өстәлде. Биредә композиторның тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр, аңа багышланган шигырьләр, видеоязмалар, методик материаллар, презентацияләр, әсәрләре, фотосурәтләр, Интернет челтәрендәге Ф. Яруллинга багышланган материаллар, тормышы һәм иҗатын яктырткан чыганаклар исемлеге урын алды. Электрон белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

Музыка сәнгате тарихына Фәрит Яруллин исеме беренче татар балеты «Шүрәле»нең авторы буларак кереп калды. Кыска гына гомерендә ул камера-инструменталь әсәрләр, романслар, җырлар язган, шулай ук халык җырларын да эшкәртеп татар музыкасы үсешенә зур өлеш керткән композитор.

Электрон белешмәлек белән түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://kitaphane.tatarstan.ru/tat/yarullin.htm

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International