«Татар археографиясе» сериясенең чираттагы – 33 нче – китабы Нигъмәтулла Солтанбәков (1841–1928) иҗатына багышлана.
Татар әдәбияты тарихында аның исеме билгеле булса да, әсәрләре басылып чыкмаган.
Нигъмәтулла Мөхәммәтсафа улы Солтанбәков хәзерге Татарстан Республикасының Мамадыш районындагы Югары Ушмы авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән һәм шунда гомер кичергән. Бу авылда аның бабасы Колмөхәммәд Солтанбәк улы ХIХ гасыр башында имам булган һәм шигъри әсәрләр иҗат иткән. Колмөхәммәд Солтанбәковның иҗаты фәнни нигездә Гөлнара Зәйниева тарафыннан диссертация дәрәҗәсендә өйрәнелгән.
Колмөхәммәднең улы Мөхәммәтсафа һәм оныгы Нигъмәтулла да ХIХ гасырда Югары Ушмыда имамлык вазифаларын үтәгәннәр.
Нигъмәтулла хәзрәт 1891 елда авыруга дучар булган һәм гәүдәсе хәрәкәтсез калган диярлек. Ул яткан хәлендә, тырышып каләм тотып, иҗади язмаларын теркәп калдырган. Ә аңарчы – сәламәт вакытында үзе яшәгән җирлек һәм күрше-тирә төбәкләр өчен күп санда кабер ташлары язу белән дә шөгыльләнгән. Аның тарафыннан ясалган-язылган дистәләрчә ташъязма истәлекләр үзенчәлекле һәм сәнгати нәфис булулары ягыннан татар эпиграфикасы тарихында аерым урын били.
Озак еллар түшәктә ятарга дучар булган Нигъмәтулла хәзрәтне 34 ел тәрбия кылган җәмәгате Бибитаибә абыстай 1924 елда кинәттән вафат булган. Ә хәзрәт үзе аннан соң дүрт елдан – 1928 елда дөнья куйган. Югары Ушмы авылының зиратында икесенең дә каберләре билгеле, ташлары сакланган. Абыстайныкында «34 ел зәгыйфь ирен тәрбияләде» диелгән булса, Нигъмәтулла мулланыкында «38 ел аяксыз» ятканлыгы уеп язылган. Аларның нәсел дәвамчылары – уллары һәм кызлары калган.
Фотоларда: Нигъмәтулла һәм Таибә Солтанбәковларның кабер ташлары. Югары Ушмы авылы зираты