Актанышта китапханәчеләр семинары

2024 елның 4 июне, сишәмбе

30 майда Актаныш муниципаль районы Үзәк китапханәсендә Гаилә елы кысаларында китапханә хезмәткәрләре өчен «Гаилә – барлык башлангычларның нигезе» дигән семинар үткәрелде. Семинарда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева катнашты.

Очрашуның төп темасы Гаилә елында халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне оештыру булды.

 Семинарда гаиләне классик һәм заманча әдәбиятның иң яхшы үрнәкләренә җәлеп итү эшенең төп юнәлешләре, гаиләгә мәгълүмати-хокукый ярдәм күрсәтү, гаилә укуы традицияләрен торгызу турында сүз алып барылды.

Семинар кысаларында күренекле әдәбиятчы, журналист, популяр әсәрләр авторы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу уздырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International