Кукмара районында 2024 елда икенче модель китапханәне ачу

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

2024 елның 4 сентябрендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Манзарас авылында «Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында модель китапханә ачылды.

Кукмара районында бер ел эчендә ике модель китапханә ачылу (Ядегәр авылы модель китапханәсен ачу 28 августта булды) – республика өчен үзенчәлекле вакыйга.

Манзарас авылы китапханәсен заманчалаштыруга федераль һәм республика бюджетларыннан 8 млн сум акча бүленде.

Конкурста җиңү һәм бүленгән акчаны тиешенчә үзләштерү гади авыл китапханәсен күпфункцияле мәгълүмат-белем бирү үзәгенә әверелдерергә мөмкинлек бирде. Заманча җиһазлар урнаштыру, яңа китаплар һәм компьютерлар алу белән китапханәнең «Мәдәният» милли проектында катнашуы тәмамланмады әле – хәзер яңа китапханә мәйданнарын һәм мөмкинлекләрен нәтиҗәле итеп файдалану бурычы тора.

Модель китапханәне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге мөдире Л.М. Нәҗметдинова катнашты. Тантанадагы сәламләү сүзендә ул: «Яңартылган китапханәнең бүгенге матурлыгы, уңайлылыгы, бирегә килүчеләр өчен тудырылган шартлар – болар әлеге китапханә коллективының һәм Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчелегенең, район хакимиятенең уртак тырыш хезмәте», – дип билгеләп үтте. «Мәдәният» милли проекты кысаларында модель китапханәләр төзү буенча Татарстан Республикасының проект офисы исеменнән ул шушы эштә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде һәм һөнәрдәшләренә кыю иҗади уй-ниятләрен һәм проектларын яңача гамәлгә ашыруларын теләде.

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International