Атаклы рәссам Харис Якуповка багышланган электрон биобиблиографик белешмәлек яңа материаллар белән баетылды

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

2024 нчы елның 23 декабрендә атаклы рәссам Харис Габдрахман улы Якуповның тууына 105 ел тула.  Шул уңайдан, күренекле рәссамга багышлап төзелгән,  ТР Милли китапханәсе сайтында урын алган электрон белешмәлек тулыландырылды. Аңа яңа мәгълүматлар - соңгы 5 елда дөнья күргән материаллар өстәлде.

Харис Якупов татар сәнгатен үстерүдә гаять зур өлеш керткән күпкырлы шәхес. Ул  1935-1939 елларда Казан сәнгать училищесында белем ала.
1939-1945 елларда Армия сафларында, Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр фронтта була. Х. Якупов Мәскәү янында, Курск дугасында, Украина, Польша,Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. Анда да рәсем ясаудан туктамый, фронт газеталары өчен сатирик рәсемнәр ясый, көндәлекләр алып
бара. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә.
Харис Якупов  портрет остасы да, пейзажчы да.  Ул ясаган Г. Тукай, А. Пешков, Ш. Камал портретлары аеруча уңышлы дип табыла.
«Иделдә эссе көн», «Казанкада су ташу», «Кабан күле», «Иделдә яз», «Зур Идел» кебек зур полотнолар иҗат итә. 1950 елда Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов белән бергәләп, «В.И.Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя» исемле зур картина яза. Бу картина өчен рәссамнарга СССРның Дәүләт премиясе бирелә.1954 елда Харис Якупов «Хөкем алдыннан» дигән атаклы картинасын иҗат итә. Картинада фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән каһарман шагыйрь Муса Җәлил сурәтләнә. Харис Якупов китап графикасы өлкәсендә дә күп эшли. А. Пушкин, В. Короленко, Г. Тукай, М. Гафури, Ш.Камал, М. Җәлил, Г. Кутуй, Ә. Фәйзи китапларына һәм «Татар халык әкиятләре» җыентыгына рәсемнәр ясый. Шушы хезмәтләрен югары бәяләп, аңа Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

Харис Якупов бик еш кына гади хезмәт халкы тормышын, алар башкарган күркәм эшләрне сурәтли. Шундый картиналар сериясе 60 нчы елларда языла.
1976 елда Харис Якуповның «Чаллы сылулары» һәм «Алдынгы терлекчеләр - көтүчеләр Н. Җиһаншин һәм Г. Шакировлар» исемле картиналары Россия Федерациясенең И. Репин исемендәге премиясенә лаек була. 1980 елда рәссамга сәнгатьне үстерүдәге хезмәтләре өчен СССРның халык рәссамы дигән мактаулы исем бирелә. Харис Якупов 25 ел дәвамында (1951-1975) Татарстан Рәссамнар берлеге белән идарә итте.
Якуповның остаз буларак, Сәнгать академиясенең Казан рәсем остаханәсе җитәкчесе буларак эшчәнлеге дә гаять әһәмияткә ия. Харис Якуповның әсәрләре Мәскәүнең Третьяков галереясында һәм Шәрекъ халыклары сәнгате Дәүләт музеенда, Татарстанның күп кенә музей һәм галереяларында, АКШ, Бөекбритания, Франция, Италиядә саклана.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International