Татарстан Республикасы муниципаль китапханәләре белгечләре өчен онлайн-семинар

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

2024 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фәнни-методик бүлегенең «Методистлар онлайн» проекты кысаларында Татарстан Республикасы муниципаль китапханәләре белгечләре өчен «Урын даһие» проекты: җәмәгать китапханәләре базасында креатив индустрияләрне үстерү» дигән чираттагы семинар узды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы үзәкләштерелгән китапханәләр системаларының 100-гә якын хезмәткәре катнашты.

Катнашучыларны сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры М.Ф. Тимерҗанова, «Урын даһие» проекты Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының «Россиядә уйлап чыгарылган» федераль проекты инициативасы кысаларында гамәлгә ашырыла һәм төбәкләрнең креатив икътисадын үстерү, локаль тәңгәллек нигезендә яңа интеллектуаль продуктлар булдыру, мәдәни мирасны һәм Россия территориясенең уникаль үзенчәлекләрен саклау максатында төзелде, дип билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары И.Г. Һадиев һәм китапханәнең фәнни-методик бүлеге мөдире Л.М. Нәҗметдинова семинарның модераторлары булдылар.

Россия дәүләт китапханәсе модель китапханәләр департаментының китапханә эшчәнлеген үстерү үзәге баш белгече В.В. Яшкова семинарда «Урын даһие»: китапханәләр һәм креатив индустрияләр» дигән темага чыгыш ясады, кайбер эш юнәлешләрен тасвирлады, үзәкнең китапханәчеләргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булуын белдерде.

Авыл китапханәсендә креатив мәйданчыкның эш тәҗрибәсе белән Башкортстан Республикасы «Стәрлетамак районы ҮКС» МБУ-нә керә торган модель авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Н.П. Макарова уртаклашты.

Шулай ук китапханәләрнең креатив индустрияләр юнәлешендәге эш тәҗрибәсе турында Татарстан Республикасы китапханәче-белгечләре сөйләде: Әлмәт районы Үзәк китапханәсенең маркетинг буенча директор урынбасары М.В. Шәфыйкова («Татарстан Республикасы Әлмәт районы Г. Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсенең “Урын даһие” проекты кысаларындагы эш тәҗрибәсе») һәм Яшел Үзән районы ҮКС-ының Белобезводное авылы модель китапханәсе китапханәчесе М.А. Фатыйхова («”Рюкзаклы һәм камералы Раифа сукмагы”: креатив туризм өлкәсендә авыл модель китапханәсе тәҗрибәсе»).

Татарстан Республикасы китапханәләре базасында креатив индустрияләр өлкәсендәге үз проектларын пилот рәвештә эшләтеп җибәрү турында Татарстандагы «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесенең коммуникацияләр буенча урынбасары Д.Т. Галиева чыгыш ясады.

Фәнни-методик бүлек семинарда катнашкан барлык хезмәттәшләргә рәхмәт белдерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International