Спектакльләрне ничек дөрес итеп алга этәрергә һәм аудитория кызыксынуын ни рәвешле саклап калырга, тамашачыдан кире элемтә алу өчен нинди коммуникация каналларын яхшырак файдаланырга һәм дә мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле менеджментның сере нәрсәдә?
Бу хакта һәм тагын күп әйберләр турында 24 сентябрь көнне "Особенности национального театрального менеджмента" китабы авторлары Татарстанның Милли китапханәсендә сөйләде. Театр арты пәрдәсен ача торган монументаль хезмәтне Г.Камал исемендәге ТДАТ хезмәткәрләре әзерләгән. Китап Россия театр сәнгате институты нәшрияты – ГИТИС белән берлектә «Приоритет-2030»программасы кысаларында чыгарылган. Уникаль басманы тәкъдим итүдә Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗанова, ТДАТ директоры Илфир Якупов , Г.Камал театры директорының маркетинг һәм PR буенча урынбасары Илшат Латыйпов һәм маркетинг буенча белгеч Әлфир Яруллин чыгыш ясады.
Презентация тәмамлангач, Г. Камал теататры директоры республика китапханәләре фондларына әлеге уникаль басманың 30 экземплярын тапшырды.