Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә килүчеләр XIX гасырның эксклюзив рецептлары белән таныша алалар.

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең классик уку залында «Яшь хуҗабикәләргә бүләккә. Бер кулъязма эзеннән» дигән китап күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәнең нигезендә XIX гасыр ахыры ­– ХХ гасыр башына караган кулъязма аш-су китабы  ята. Аның хуҗасы Казанда яшәгән Ольга Высоцкая булган дип фараз ителә. Ул үзенең кулъязма хезмәтен «Сәламәт, шул ук вакытта арзан төшке ашлар әзерләү буенча кулланма» дип атаган. Рецептлары безгә гасырлар аша килгән ризыклар арасында күпләргә таныш булган бефстроганов, пожарский кәтлитләре, ростбиф, ХХ гасыр башының мәшһүр гурьев боткасы, «Румфорд» ашы, бланманже татлысы һәм пломбир бар.

   

 

Күргәзмәдә «Сәламәт, шул ук вакытта арзан төшке ашлар әзерләү буенча кулланма» китабындагы уникаль рецептлардан тыш, XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башының бүтән аш-су китаплары да, шулай ук ул чорның мәшһүр ризыклары искә алына торган атаклы әдәби әсәрләр дә күрсәтелгән.

Ольга Высоцкаяның кулъязма аш-су китабыннан автор рецептларының эксклюзив җыелмасын, кулинария турында борынгы китапларны һәм башка әйберләрне кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге белгечләре әзерләде. Экспозиция 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмәгә керү ирекле.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International