Китап укучыларны шагыйрь, мәгърифәтче, дин эшлеклесе Габдерәхим бине Госман Утыз Имәни әл-Болгариның тууына 270 ел тулуга багышланган «Каурый каләмнән илһам алып» күргәзмәсен карарга чакырабыз. Күргәзмә китапханәнең классик уку залында урнашкан.
Габдерәхим Утыз Имәни XVIII гасыр ахыры–XIX гасыр башының иң атаклы фикер ияләреннән берсе булган һәм бик бай әдәби мирас калдырган. Экспозициядә шагыйрьнең гарәп телендә язылган «Төхфәт әл-әхбар» китабы, иң танылган шигъри әсәре – «Мөһиммәтез-заман» поэмасы һәм башка әсәрләре тәкъдим ителгән.
Күргәзмә 2024 елның 30 декабренә кадәр эшләячәк. Сезне күренекле шагыйрь Утыз-Имәни иҗатына багышланган гаять мәгълүматлы һәм кызыклы күргәзмәдә көтеп калабыз.