2024 нче елда татар әдәбияты классикасының күренекле әдипләреннән берсе Шәриф Камалның (Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев (1884-1942) тууына 140 ел тулды. «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән чираттагы электрон биобиблиографик белешмәлек әлеге истәлекле дата уңаеннан төзелде.
Белешмәлектә язучының тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турында материаллар, әсәрләре, аның турындагы видеоязмалар, фотосурәтләр (фотоархив), методик материаллар тупланды. «Библиография» бүлегендә әдипнең басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның тормышы һәм иҗаты хакындагы чыганаклар урын алды. Белешмәлек рус һәм татар телләрендә төзелде.
Шәриф Камал – үзенең бөтен иҗади таланты һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән татар халкының рухи үсешенә армый-талмый хезмәт иткән язучыларның берсе. Татар әдәбияты тарихында Шәриф Камал иң башлап кыска хикәя-новеллалар остасы буларак танылган каләм иясе.
Шәриф Камал егерменче гасыр башларында ук иҗат белән шөгыльләнә башлый. 1906 елда яшь егетнең «Сада» («Аваз») исемле тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Күренекле каләм иясе 1909 елда проза жанрындагы беренче әсәрен – «Уяну» исемле хикәясен яза һәм ул Оренбургта чыга торган «Шура» журналында басылып чыга. Оренбург Шәриф Камалның иҗаты чәчәк аткан урын була. Нәкъ менә биредә ул үзенең башлангыч чор иҗатының таҗы саналган «Акчарлаклар» әсәрен яза, «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесасын, утыздан артык хикәя, дистәләрчә фельетон һәм мәкалә иҗат итә.
1925 елда Шәриф Камал Казанга күченеп килә. «Кызыл Татарстан» газетасында, «Совет әдәбияты» журналында эшли. Биредә ул «Таң атканда», «Козгыннар оясында», «Таулар», «Томан артында», «Матур туганда» кебек татар әдәбиятының классик фондын тәшкил иткән әсәрләрен яза.