Экспозиция күренекле татар галиме һәм мәгърифәтчесенең тормышы һәм иҗаты турында сөйли.
Тарих, тел белеме, ботаника, халык медицинасы, география һәм хәтта кулинария буенча кырыкка якын хезмәт авторы 1825 елның 14 (2) февралендә Казан губернасы Зөя өязенең Югары Шырдан авылында туган. Булачак галимнең әтисе рус, фарсы һәм гарәп телләрен белгән, берничә китап язган.
1855 елда мәдрәсәне тәмамлагач, Каюм Насыйри Казан Рухани училищесында татар теле укытучысы булып эшли, аннары ул Казан университетына ирекле тыңлаучы булып керә, параллель рәвештә Рухани семинариядә укытучы булып эшли (1871 елга кадәр).
Биредә эшен ташлагач, Каюм Насыйри үзен татар балаларына рус телен өйрәтү эшенә багышлый: татар балалары өчен мәктәп оештыра, аннары тулысынча әдәби һәм фәнни-педагогик эшчәнлеккә кереп китә.
Каюм Насыйри татар әдәбияты өлкәсендә бик күп әсәрләр иҗат иткән, аны пропагандалаган һәм рус теленә тәрҗемә иткән, халык авыз иҗаты әсәрләрен җыйган һәм өйрәнгән.
Аның хезмәтләрендә укыту һәм тәрбия проблемалары аерым урын алып тора. Бу темадагы әсәрләре: «Китап-әт-тәрбия», «әхлак турында «Әхлак рисаләсе» һ. б.
Каюм Насыйри - үз халкын мәгърифәтле итү бурычын гамәлгә ашыра башлаган, татар телендә белемнең төрле тармаклары буенча китаплар һәм дәреслекләр төзегән беренче татар галиме. Ул Россиядә яшәгән татарлар бу илнең тарихын, мәдәниятен һәм рус телен белергә тиеш дип санаган.
Каюм Насыйри күпкырлы талант иясе булган: күп төрле һөнәрләрне белгән, китаплар төпләгән, көзгеләр ясаган һәм балта остасы булган.