Аның туган көнендә Бөтендөнья татар ашлары көне билгеләп үтелә

2025 елның 28 феврале, җомга

28 февральдә Бөтендөнья татар ашлары көне билгеләп үтелә.

Нәкъ менә шушы көнне, 1927 елда, атаклы татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов туа. Нәкъ менә ул без яраткан талкыш-кәләвә, өчпочмак, кыстыбый, гөбәдиянең рецептларын әзерли, аларны  популярлаштыра. 


Юныс Әхмәтҗанович гади пешекче булып эш башлый, Казанның җәмәгать туклануы предприятиеләрендә эшли.  Популярлык аңа 1950 елларда «Татар ашлары» китабы басылып чыккач килә. Ю. Әхмәтҗанов күп тапкырлар Мәскәүдә СССР ВДНХсында  татар аш-су сәнгатен тәкъдим итә, ГДРда Лейпциг ярминкәсендә катнаша, Олимпиада-80 кунакларына хезмәт күрсәтә.

Юныс Әхмәтҗановның китаплары рус һәм татар телләрендә күп тапкырлар басылып чыга. Алар белән безнең уку залларында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International