Чараның спикерлары: Ватанны саклаучылар, танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, эре компанияләрнең җитәкчеләре, ил геройлары, галимнәр һәм мәдәният эшлеклеләре.
28 апрель көнне Татарстан Милли китапханәсендә Белем җәмгыятенең «Белем. Беренчеләр» федераль мәгариф марафоны узды. Быел бу вакыйга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Мәктәп укучылары, студентлар һәм яшь галимнәр белән ачык диалогта проект спикерлары һәм чакырылган ветераннар совет халкының батырлыгын искә алдылар, тарихи хәтерне саклауның мөһимлеге, төрле буыннар өчен Бөек Җиңүнең мәгънәсе һәм әһәмияте турында фикер алыштылар.
Марафонда катнашу өчен Казанга шулай ук Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары, медицина фәннәре докторы, профессор Геннадий Онищенко һәм башка танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, бизнес лидерлар килде.
«Белем. Беренчеләр» мәгариф марафоны берьюлы Россиянең 11 мәйданчыгында үтте. Гомумән алганда, анда бөтен ил буенча 25 мең кеше катнашты.