ТР Милли китапханәсенең классик уку залында «Дөнья халыклары телләрендә Александр Пушкин шигырьләре» дигән китап күргәзмәсе ачылды.
6 нчы июньдә бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 226 ел тула. Аның әсәрләре үлемсез, мәктәпләрдә аларны елдан-ел яттан өйрәнәләр.
Рус шигърияте даһиенең туган көненә классик уку залында аның шигырь җыентыклары күргәзмәсе әзерләнде. Алар арасында уникаль «Хәтерлим мин гүзәл бер мизгелне...» җыентыгы да бар. Бу китапта Александр Пушкинның Анна Петровна Кернга багышланган шул исемдәге шигыренең дөньяның 210 теленә тәрҗемәләре урын алган.
Күргәзмәдә шулай ук Александр Пушкинның рус, татар, төрек, инглиз һәм башка телләрдә язылган шигырьләре һәм поэмалары, бөек рус шагыйренең тормышы һәм иҗаты турында кызыклы материаллар тәкъдим ителде.