(Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел)
2025 елның 9 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулды. Бу юбилей илебез тарихында зур вакыйга булып истә калачак, чөнки Бөек Җиңү ул – үткәннәр генә түгел, ә милли үзаңыбыз, горурлыгыбыз, халыкның батырлыгы, ныклыгы һәм бердәмлеге символы. Җиңү XX гасырның мөһим вакыйгасы булды, ул дөнья тарихын үзгәртте. Советлар Союзы фашизмны тар-мар итүдә төп рольне уйнады һәм бу батырлык мәңгегә буыннар хәтерендә сакланачак.
Бөек Ватан сугышы 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр дәвам итә. Бу бөтен совет халкы өчен гаҗәеп сынаулар чоры булды. Миллионлаган кеше сугышта катнашып, тылда хезмәт куеп, Җиңүне якынайтты. Сугышта бик күпләрнең гомерләре өзелде, әмма совет солдатларының һәм халкыбызның батырлыгы һәм фидакярлеге нацистлар Германиясен җиңәргә мөмкинлек бирде.
Бөек Ватан сугышы турындагы хатирәләрне саклауга һәрбер кеше үз өлешен кертә ала. Бу – истәлекле чараларда катнашу, тарихны өйрәнү, ветераннарга ярдәм итү, балаларга һәм оныкларга бабаларының батырлыклары турында сөйләү һ.б. Яшь буын бу Җиңүнең нинди авырлыклар белән, зур югалтулар белән килгәнен аңларга тиеш.
Милли китапханә фондларында Бөек Ватан сугышы чорында язылган һәм басылган бик күп китаплар саклана. Алар – тарихи хәтер сакчылары, солдатларның батырлыгын чагылдыра. Сугыш елларында басылган китаплар гади, йомшак тышлы, күбесе кечкенә форматлы, саргайган битле һәм аклы-каралы рәсемле; төрле темаларга багышланган: иҗтимагый-сәяси, тарихи, хәрби-техник, табигый-фәнни, хәрби хәрәкәтләрне алып бару стратегиясе һәм тактикасы турында, матур әдәбият һ.б.
Сугыш вакытында илебездә китапчылык эшенә зур зыян килә, 100 миллионнан артык басма берәмлек сакланган 43 меңнән артык китапханә юк ителә. Эшләвен дәвам иткән китапханәләрнең ишекләре исә сугыш дәвамында республикабыз халкы өчен ачык була: китап фондын саклау эше туктамый, алар яңа әдәбият, периодик басмалар белән даими тулыландырыла. Әлбәттә, газета-журналлар бик аз килә. Күбесенчә брошюралар бастырыла.
Сугышның беренче айларында китапханәләргә фронт хәбәрләре белән танышырга теләүчеләр агыла. Зур тырышлык белән алынган газета-журналлар укучылар тарафыннан теткәләнгәнче укыла.
Шулай ук тарихи эчтәлекле китаплар аеруча күп сорала, Россиянең үткәне һәм аның хәрби-техник тарихы белән кызыксыну бик нык арта. Илебезнең күренекле галимнәре һәм язучылары бабаларыбызның батырлыгына һәм Россия тарихына багышланган әсәрләрне сугыш барышында ук язып бастыралар.
Республикабыз халкы фронттагы ватандашларына җылы сүзләре һәм гамәлләре белән актив ярдәм итә. 1943 елның 5 мартында «Правда» газетасында басылган хатка миллион ярымнан артык кеше кул куя: «Татар егетләре! Сезгә, фронтларда үз көчегезне һәм гомерегезне кызганмыйча, Ак диңгездән Кара диңгезгә кадәр туган җирнең һәр карышын күкрәге белән саклаучыларга, безнең гаскәрләрнең искиткеч җиңүләре көннәрендә татар
халкы кайнар сәлам юллый! Без сезнең дошманга тын алырга да ирек бирмичә, аны һаман көнбатышка таба куачагыгызга һәм немец илбасарларын тулысынча юк итәчәгегезгә нык ышанабыз!»,– диелә анда.
Республикабыз язучылары һәм шагыйрьләре, нәшриятның кулга корал алырга сәләтле хезмәткәрләре, полиграфистлар хәрби форма киеп, бер-бер артлы фронтка китәләр. Аларның хәрби язмышы һәм иҗаты батырлык, фидакярлек һәм патриотлык белән сугарылган. Бөек Ватан сугышының иң кызу вакытларында алар корал тотып кына түгел, ә сүз белән дә батырларча көрәштеләр!
Ватан сугышы елларында «Татгосиздат» (Татарстан дәүләт нәшрияты) коллективы, тылдагы барлык хезмәтчәннәр кебек үк, зур хезмәт батырлыгы күрсәтә. Республика матбугат хезмәткәрләренә сугыш чорында бик авыр шартларда, салкын, җылытылмый торган биналарда эшләргә туры килә. Кәгазь һәм төпләү материаллары белән тәэмин итүдә даими кыенлыклар килеп чыга, алар иң кирәкле басмаларга гына бирелә. «Татгосиздат» коллективы матди ресурслар кискен кимегәндә дә, хезмәткәрләр саны шактый аз булганда да, фронттагыларны һәм тылдагыларны сыйфатлы китап, брошюра, листовка, сугыш плакатлары белән тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли.
Бөек Ватан сугышы чорында басма продукциянең тематикасы тамырдан үзгәрә. Сайланма әсәрләр һәм күп томлы китаплар чыгару туктатыла. Бөтен игътибар фронтка һәм тылга хезмәт күрсәтүгә юнәлтелә.
Бөек Ватан сугышы фронтларында Кызыл Армиянең батырларча көрәшенә, Мәскәү, Идел, Днепр, Курск янындагы хәлиткеч сугышларга, герой-шәһәрләр тарихына багышланган китаплар аз түгел. Сугышның соңгы елында ике телдә иллюстрацияле «Геройлар китабы»ның беренче томы басылып чыга, анда Бөек Ватан сугышы фронтларында Татарстан егетләренең батырлыклары турында сөйләнә (төзүчесе һәм мөхәррире Кави Нәҗми).
Яу кырында сугышучы якташларның рухын күтәрү максатында, фронтның тыл белән элемтәсен ныгыту өчен күмәкләп хатлар язышу җайга салына. Бөтен республика халкы исеменнән язылган «Фронтовик татарларга хат» (1943), «1 нче Украина фронтының татар сугышчылары хаты» (1944), «Икенче Белоруссия фронтының татар сугышчыларыннан татар халкына хат» (1945) үзәк матбугатта һәм барлык фронт газеталарында басылып чыга, соңрак аерым брошюралар рәвешендә дөнья күрә.
Нәшриятлар бигрәк тә заманча әдәбиятка зур игътибар бирәләр, сугыш чорында 1,5 миллионнан артык нөсхә белән 220 исемдәге китап басыла (балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын исәпкә алмаганда).
Фашист гаскәрләре белән каты сугышлар вакытында кечкенә күләмле, кискен вакыйгалар сурәтләнгән әсәрләр чыгарылган. Аларның төп темасы – халыкның хәрби һәм хезмәт батырлыгына дан җырлау, патриотик хисләр тәрбияләү. Күпмилләтле совет әдәбияты халыкта Ватанга тугрылык, батырлык, җиңүгә өмет һәм дошманга нәфрәт хисләрен ныгыткан.
Әдипләрнең иҗаты жанрларның төрлелеге белән аерылып торган. Алар арасында патриотик шигырьләр һәм поэмалар, сугышчан җырлар, нәфис очерклар, хикәя һәм повестьлар, көнүзәк пьесалар һ.б.
Шигырь җыентыклары оператив һәм еш басылып чыга. Бөек Ватан сугышы башланганда Муса Җәлил, Кави Нәҗми һәм Хәсән Хәйридән торган редколлегия кыска вакыт аралыгында 32 рус һәм татар совет шагыйренең әсәрләре кергән «Ватан өчен» («За Родину») дигән шигырьләр җыентыгын басмага әзерли.
Сугыш елларында «Татгосиздат» киләчәктә Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты булачак Муса Җәлилнең берничә әсәрен бастыра. 1941 елда аның «Алтынчәч» һәм «Илдар» операларына либреттолары, 1942 елда «Тупчы анты» шигырьләр җыентыгы нәшер ителә. Шул ук елда аның әсәрләре рус телендә басылган «Кровь за кровь» җыентыгына кертелә. 1944 елда рус телендә Муса Җәлилнең «Окоптан хат» дигән шигырьләр һәм поэмалар китабы басыла. Шулай ук аның шигырьләре татар телендәге «Безнең яшьләр» һәм рус телендәге «К победе!» дигән әдәби җыентыкларга кертелә. 1945 елда «Әдәби Татарстан» («Литературный Татарстан») альманахында утызлап автор арасында Муса Җәлилнең шигырьләре дә тәкъдим ителә.
Сугыш елларында чыккан шигъри әсәрләр арасында Кәрим Әмиринең «Көрәш җырлары», Нур Баянның «Өч бөркет», Нәби Дәүлинең «Кырык шигырь», Әхмәт Ерикәйнең «Халкыма», Әхмәт Исхакның «Ант», Фатих Кәримнең «Разведчик язмалары», Сәхаб Урайскийның «Яз таңында», Әхмәт Юнысның «Без кайтырбыз» әсәрләрен билгеләп үтәргә кирәк. Сугышның соңгы елында партизаннар хәрәкәтендә катнашып, Белоруссия урманнарында булган Зәки Нуриның шигырьләре аерым басма булып чыга. Шулай ук, Нури Арслановның «Рус кызы», Әхмәт Исхакның «Герой-танкист Петр Новиков җыры», Фатих Кәримнең «Мәхәббәт һәм нәфрәт», Шәрәф Мөдәрриснең «Тупчы Ваһап», Кави Нәҗминең «Атакага», Гали Хуҗиның «Зоя Космодемьянская» һ. б. поэмалар дөнья күрә
Сугыш елларында әдәби очерк жанры киң популярлык ала. Авторлар бу жанр ярдәмендә фронттагы сугыш мизгелләре, героик бәрелешләр, анда катнашучылар, совет партизаннарының авыр көнкүреше, шулай ук эшчеләрнең һәм крестьяннарның тырыш хезмәте турында сөйлиләр. Нәшрият очеркларны аерым китаплар һәм брошюралар рәвешендә бастырып чыгара: Габдрахман Әпсәләмовның «Төньяк балкышы», Гомәр Бәшировның «Үч» һәм «Гармоньчы егет», Ибраһим Газиның «Алар өчәү иде», Мәхмүт Максудның «Үч һәм нәфрәт җыры», Шәрәф Мөдәрриснең «Фронтовик татарлар», Хатип Госманның «Ут сызыгында», Афзал Шамовның «Нәфрәт көче» һ. б.
Сугыш елларында Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» һәм Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повестьлары дөнья күрә. 1945 елда аның «Тапшырылмаган хатлар»ы рус телендә басыла. Китап укучылар шулай ук Кави Нәҗминең «Таныш урын», Гази Кашшафның «Укытучы», Фатих Хөснинең «Урман сукмаклары», Гариф Галиевнең «Шәм яктысы», Рахман Ильясның «Бабай», Гариф Гобәйнең сатирик хикәяләре һәм Абдулла Алишның әкиятләре, пьесалар җыентыгы, Таҗи Гыйззәтнең «Таймасовлар» драмасы һәм «Төнге сигнал» пьесасы, Әхмәт Фәйзинең «Тукай» тарихи драмасы һәм Мирсәй Әмирнең «Партизан Иван» әсәрләре белән таныша.
Сугыш елларының коточкыч авырлыкларына карамастан, аерым академик басмалар чыгару дәвам итә. 1942 елда нәшрият Галиәсгар Камал һәм Шәриф Камалның татар телендәге сайланма әсәрләрен бастыра. 1943 елда Габдулла Тукайның беренче том әсәрләре тугыз мең данә белән дөнья күрә.
Сугыш ахырында галим, язучы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 120 ел тулу уңаеннан сайланма әсәрләре, Мөхәммәт Гайнуллинның аның иҗатына багышланган монографиясе, Н.Ф. Калининның «Пушкин в Казани», Якуб Агишевның «Габдулла Тукай – патриот» (1942 ел) һәм Мөхәммәт Гайнуллинның «Горький и татарская литература» (1944 ел) кебек әдәби тикшеренүләре басылып чыга.
1942 елда «Татгосиздат» рус телендә «За освобождение народов» дигән әдәби җыентык чыгара, анда ул вакытта Казанга килгән чит ил язучылары Жан Ришар Блок, Джованни Джерманетто, Сесар Арконада, Клара Блюм, Вилли Бредель, Бергенгрюн Вернер, Альфред Курелла әсәрләре кертелә.
Сугыш елларында җирле авторларның әдәби әсәрләре рус телендә шулай ук актив басылып чыга. Алар арасында «За Отечество», «За Родину», «К победе!», «За урожай победы», «Кровь за кровь» җыентыклары, бер актлы пьесалар җыентыгы, шулай ук Александр Бендецкийның «Азбука Отечественной войны» һәм «За честь родной страны», Бруно Зернитның «В бой за правое дело» һәм «Сильнее смерти» шигырьләр һәм җырлар китаплары, Михаил Бубенновның «Бессмертие» повесте, Ян Винецкийның «Небо Родины» хикәяләр җыентыгы һәм башкалар.
Сугыш елларында әдәби сүз халыкны дошманга каршы көрәшкә рухландырды. Каләм штыкка тиңләште! Китап совет солдаты һәм эшчесенең тугры юлдашы булды, әсәрләрнең геройлары күпләр өчен үрнәк булып торды.
1941 елның көзенә Мәскәү һәм Ленинградтан эвакуацияләнгән Үзәк нәшриятлар: СССР Фәннәр академиясе, СССР Оборона наркоматының «Воениздат»ы, Союз сәламәтлек саклау наркоматының «Медгиз»ы һәм «Советский писатель» нәшрияты «Татгосиздат» эшчәнлегенә уңай йогынты ясаганнар. Аларның Казандагы эшчәнлеге 1941 елдан 1943 елга кадәрге чорны үз эченә ала.
«Татгосиздат» коллективы үзәк нәшриятлар белән тыгыз элемтәдә булган, алар басмаларның аеруча актуаль тематикасын билгеләүдә, материаллар белән тәэмин итүдә булышканнар. Аеруча «Воениздат» белән тыгыз хезмәттәшлек урнаша. Хәрби-фронт темаларына багышланган күп кенә китапларны «Воениздат» һәм «Татгосиздат» бергә чыгара. 1941 ел ахырына «Кызылармеец китапханәсе» махсус сериясендә күләме буенча кечкенә популяр брошюралар бастыру җайга салына, аларның төп максаты – сугышчыларны массакүләм каһарманлык, патриотлык һәм немец-фашист басып алучыларына нәфрәт рухында тәрбияләү иде. Татар укучыларына зур эмоциональ йогынты ясаган басмалар – Алексей Толстойның «Батырлар» (Афзал Шамов тәрҗемәсе) һәм Михаил Шолоховның «Нәфрәт гыйльме» (Абдулла Гомәров тәрҗемәсе) очерклары «Воениздат», «Татгосиздат» тарафыннан 1942 елда чыгарыла.
Татар китап нәшер итүчеләре һәм әдипләре, авырлыкларга карамастан, сугышның авыр сынауларын намус белән уздылар, совет кешеләрен идеологик коралландыру өчен миллионлаган китап, брошюра һәм башка басма продукциясе чыгардылар һәм шуның белән дошманны тар-мар итүгә һәм Ватан казанышларын яклауга үз өлешләрен керттеләр.
Бөек Ватан сугышы чорында басылып чыккан басмалар белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә таныша аласыз.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият исемлеге
Кулланылган әдәбият исемлеге