Татар һәм башкорт халкының уртак мәшһүр җырчысы Фәридә Кудашеваның тууына 105 ел

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

2025 елның 15 декабрендә, татар һәм башкорт халкының күренекле җырчысы Фәридә Кудашеваның (1920-2010) тууына 105 ел тулды. Әлеге күренекле дата уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китпаханәсе сайтында «Татарстан Республикасының  күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән Фәридә Кудашеваның тууына 100 ел тулуга  багышлап төзелгән электрон белешмәлек  тулыландырылды. Анда яңа бүлекләр, соңгы 5 ел эчендә дөнья күргән материаллар, чыганаклар урын алды.

Белешмәлектә күренекле җырчының тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, истәлекләр, фотолар, әңгәмәләр, презентацияләр тупланды. «Библиография» бүлегендә Ф. Кудашева хакындагы аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр, грампластинкалар исемлеге бирелде. Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

Фәридә Кудашеваның иҗатыннан, аның үзәкләргә үтәрдәй моңлы җырларыннан башка татар һәм башкорт җыр сәнгатен күз алдына да китереп булмый. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы, Русиянең атказанган артисткасы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фәридә Кудашева бар гомерен туган халкына хезмәткә, аны рухи баетуга багышлаган шәхес. Фәридә Кудашева үзенең озын иҗат юлын Дүртөйле колхоз-совхоз театрында башлый. 1944-1947 елларда Башкорт академия драма театрында эшли. 1947-1956 елларда Башкортстан радиосында эшләгәндә Фәридә Кудашеваның даны бик еракларга тарала. 1956 елдан Фәридә Кудашева Башкорт дәүләт филармониясендә эшли башлый. Гомер юлдашы виртуоз музыкант, композитор Бәхти Гайсин иҗатта аның бер канаты була, аларның бихисап җырлары уртак тырышлык белән туа. Халык җырларын бар тирәнлегендә һәм искиткеч матур борылышлары белән башкара алганы өчен аны «моң алиһәсе», халкыбыз сандугачы дип зурлыйлар. 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International