Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китпаханәсе сайтында «ТР күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән Афзал Шамовка багышланган яңа электрон белешмәлек дөнья күрде.
Тәкъдим ителә торган биобиблоиграфик белешмәлектә А. Шамовның тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турындагы материаллар, истәлекләр, фотоархив, методик материаллар тупланды. Күренекле каләм иясенең исемен мәңгеләштерү максатыннан башкарылган эшләр, музее, аның белән бәйле истәлекле урыннар турындагы материаллар белән дә танышып була. «Библиография» бүлегендә ТР Милли китапханәсе фондларындагы А. Шамов әсәрләре, аның турындагы мәгълүмат чыганаклары исемлеге урын алды. Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.
А. Шамов - татар әдәбиятында, иң беренче чиратта, оригиналь проза әсәрләре - хикәяләр һәм повестьлар авторы буларак танылган язучы. Аның егерменче еллар татар авылы тормышына багышланган «Рәүфә» (1926), Гражданнар сугышы вакыйгаларына бәйле «Днепр буенда» (1927), «Бер мәхәббәт турында» (1933), тыныч тормыш шартларында гаилә кору һәм башка әхлакый мәсьәләләрне яктырткан «Ана» (1933), «Госпитальдә» (1938), «Туйда» (1938) кебек повесть һәм хикәяләре XX йөз татар әдәбиятының сәнгатьчә югары дәрәҗәдә эшләнгән матур үрнәкләре булып саналалар. Язучының Ватан сугышы чорында һәм сугыштан соң иҗат иткән хикәя һәм повестьлары да, зур-зур документаль очерк китаплары һәм күпсанлы публицистик мәкаләләре дә заманны чагылдыруда әһәмиятле әдәби елъязма хезмәтен үтиләр.
Бөек Ватан сугышы еллары Афзал Шамовның тәрҗемәи хәлендә аерым урын алып тора. Бөек Ватан сугышының канкойгыч вакыйгаларын, совет сугышчыларының батырлыкларын, кичкән михнәтләрен фронтта хәрби корреспондентлар яктырткан. Шуларның берсе - Татарстан егете, күренекле язучы Афзал Шамов. Ул - өч сугыш ветераны, өчесенә дә үзе теләп киткән. Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы һәм совет-япон сугышын кичкән.
1943 елның февраль башында Афзал Шамов үзе теләп фронтка китә. Калинин һәм беренче Балтыйк буе фронтында «Алга, дошман өстенә!» татар газетасында хәрби корреспондент була. Бик күп репортажлар, фронт зарисовкалары, очерклар, мәкаләләр, фельетоннар шушы газетада чыга. Афзал Шамов 1944 елның 30 июнендә Белоруссиядә тарихта билгеле булган «Багратион» операциясе вакытында җиде немецны әсирлеккә алган. Аның бу хактагы документы Милли музейда, ә фотокүчермәсе Ватан сугышы музеенда саклана. Фронт газетасында Афзал Шамовның 600дән артык язмасы чыккан.