Тарихка күз салыйк!
1855 елда Мәскәү фабрикантлары – бертуган Крестовниковлар Казанның Екатеринбург урамында (хәзерге Габдулла Тукай урамы) стеарин-шәм заводына нигез салалар. Завод шул ук елның 28 декабрендә ачыла. Проектының авторы – Казан университетының технология кафедрасы мөдире, профессор М. Я. Киттары.
Завод төзү өчен хәрбиләрнең Кабан күле ярында, шәhәр читендә урнашкан бакча җир участокларын алу мәшәкатьләре артта кала. Әлеге җирләрне бирүгә каршы торган генералны Николай һәм Иосиф Крестовниковлар Казан губернаторы Ираклий Баратынский һәм аның хатыны Анна Давыдовна ярдәме белән җиңәләр.
Беренче партия шәмнәр 1856 елның гыйнварында эшләп чыгарыла. Николай Крестовников аларны губернаторга күрсәтүе хакында үзенең бер истәлегендә менә ниләр яза: «Хәтерлим, мин аларны затлы бәрхет янчыкта алып бардым. Янчыкның эче караңгы зәңгәр атластан иде, һәм ак шәмнәр бу фонда тагын да аграк булып күренде. Губернатор hәм аның хатынының шәмнәрнең сыйфатына һәм аклыгына исләре китте. Берникадәр вакыттан соң губернатор заводка үзе килде».
.jpg)
Заводка нигез салучыларның берсе – Йосиф Константинович Крестовников
.jpg)
Завод хуҗалары яшәгән йорт (хәзерге Г.Тукай урамы,126 йорт)
.jpg)
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондыннан
Казан химия мәктәбенең казанышлары
Атаклы Казан химия мәктәбе компаниягә продукцияне камилләштерергә һәм җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрергә даими ярдәм итә. Заводны төзү идеясен Крестовниковларга галим Модест Киттары тәкъдим итә, ә алга таба алар Казан Император университеты белән даими хезмәттәшлек итә: эшләнмәләр белән таныша, фәнни тикшеренүләргә заказ бирә. Ләкин бу гына аз була. 1868 елда танылган Казан галиме, химик Константин Зайцевка заводта үз лабораториясен оештыруны һәм аны җитәкләүне тәкъдим итәләр. Зайцевның остазы, танылган галим Александр Бутлеров, 1873 елда заводта булганнан соң:«Ул фәннең бөтенләй рациональ башлангычларында барлыкка килде», – дип билгеләп үтә.
Нәкъ менә Зайцев үткәргән тәҗрибәләр дөньяда беренче тапкыр Казан предприятиесендә кертелгән зур яңалыкка – үсемлек майларын каталитик гидрогенизлауга нигез сала. Зайцевның атаклы укучысы, химик Александр Арбузов шулай ук комбинат белән күп еллар консультант буларак хезмәттәшлек итә. Нигездә, ул парафин углеводородларын оксидлаштыру һәм сабын кайнату өчен кирәкле кислоталарга хуш ис кертү мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

Константин Зайцев, Александр Арбузов
Искәрмә: «Нәфис Косметикс»ның бүгенге казанышлары куәтле фәнни нигезгә корылган. АОS средствосының Россия рекордлар китабына кертелүе гаҗәп түгел – Казан галимнәре уйлап тапкан эшләнмәнең бер шешәсе 9 664 тәлинкәне юарга җитәрлек булуы күп санлы кулланучылар күз алдында исбатланды.
Сабынны – мәрмәргә!
Башта завод эшчәнлеге халык өчен иң кирәкле продукция – шәм җитештерүгә юнәлтелгән була. Ләкин шәм маеның бер өлеше һәм олеин кислотасы эшкәртелмичә калганны исәпкә алып, Крестовниковлар үзләренең фабрикаларында сабын да кайнатырга карар кыла.
.jpg)
Сабын кайната торган казаннар (ХХ йөз башы)
.jpg)
Бит сабыны ясаучылар (ХХ йөз башы)
Башта Казан тукучыларына тукыма манганда куллананыла торган сыек сабын эшләп чыгарыла. Ләкин завод ачылып бер ел узгач ук, 1856 елда, Крестовниковлар каты, кисәкле сабын җитештерүне үзләштерә. Ул чакта завод сабынны әрҗә зурлыгындагы кисәкле килеш сатуга куя, ә кибетчеләр аны үзләре бүлгәләп, үлчәп сата.
«Мәрмәр» сабын иң кыйммәтлесе санала, аның составында «Америка гарпиусы», ягъни канифоль кулланыла. Катнашманы акрын гына суытып, сабынчылар чыннан да мәрмәргә охшаган матур бизәк чыгара.
Соңрак сабын ясау өчен йомырка кулланыла башлый. Дөресрәге, сарысы – сабын, ә агы шәм ясауга китә. 1890 елда завод Россия тарихында беренче тапкыр салкын суда да юа торган сабын җитештерә башлый.
Крестовниковлар заводының югары сыйфатлы продукциясенә ихтыяҗ баштагы елларда ук зур була. Казан губернасы буйлап таралган күп санлы һөнәрчелек остаханәләрендә коелган шәмнәрне Крестовниковларның промышленность шартларында җитештерелгән продукциясе белән чагыштыру мөмкин түгел. Завод шәмнәре тигезрәк тә, аграк та, арзанрак та була hәм озаграк яна.
.jpg)
Шәм заводының төп бинасы (ХХ йөз башы)
.jpg)
Шәм кою цехы
.jpg)
Шәмнәргә филтә үрү цехы (ХХ йөз башы)
.jpg)
Шәмнәрне капларга салу урыны (ХIХ йөз азагы)
Сүз уңаеннан, Крестовниковларның товарлары халыкара мәйданда да югары бәяләнә. Завод үзенең беренче бүләген 1861 елда ала: бу Россия Икътисадый җәмгыятенең Зур Алтын медале. Алга таба, шушы елда, предприятие Россия Финанс министрлыгының көмеш медале белән дә бүләкләнә. Шул ук елда, Санкт-Петербург мануфактура күргәзмәсендә катнашып, Крестовниковлар, император сарае өчен рәсми сабын китерүчеләр буларак, күргәзмәләрдә һәм эшләнмәләрдә Россия Дәүләт гербы сурәтен куллану хокукы ала. Әйтергә кирәк, ул вакытта герблы продукция чыгару аеруча мактаулы санала. Алга таба Казан заводы бу хокукны берничә тапкыр раслый.
Әйдәп баручылар
Бертуган Крестовниковлар заводы Казанда үз чорының беренче, ә тора-бара иң эре сәнәгать предприятиесе булып таныла.
Аларның үзләренең дә Мәскәүдән Казанга күчеп килү белән үк бик тиз арада иң абруйлы кешеләргә әверелүләре гаҗәп түгел. Гаилә башлыгы Николай Крестовников Казан биржа комитеты әгъзасы, Думада халык вәкиле, шәһәр иҗтимагый банкында әгъза булып тора.
.jpg)
Николай Крестовников
.jpg)
Крестовниковлар йорты (1856 елгы күренеше). Тора-бара анда комбинатның идарәсе урнаша
«Без, туганнар, шәһәрнең иҗтимагый тормышына зур йогынты ясадык, – дип яза Николай Крестовников үзенең истәлекләрендә. – Сәүдәгәрләр клубын, Казан биржасын, приказчикларның үзара ярдәм җәмгыятен, профессор А.К.Чугунов редакциясендә «Казанский биржевой листок» исемле беренче хосусый газетаны ачуның инициаторлары идек. Газета битләренә мин сәнәгать ихтыяҗлары, шәһәр тормышы турындагы уйларымны яздым».
1905 ел революциясе Казанны һәм аның сәнәгать предприятиеләрен дә читләтеп үтми.
Татарстандагы беренче рус инкыйлабын өйрәнүче Х.Хәсәнов билгеләп үткәнчә, январь аеның соңгы көннәрендә Крестовниковларның сабын кайнату заводында чуалышлар башлана. Әмма тиздән ачыкланганча, бу баш күтәрүләр күбрәк инерция буенча, эшчеләр хәрәкәте күтәрелешенең гомуми дулкынында башлана. Казанның башка предприятиеләреннән пролетарийлар эш шартларын яхшыртуны, Крестовниковлар заводы эшчеләре исә хезмәт хакын арттыруны таләп итә. 1 февральдән Крестовниковлар заводның барлык бүлекләрендә дә түләүне 5-10 процентка күтәрәләр, һәм проблема хәл ителә – протестлар тына.
Моның нигезендә Крестовниковларның эшчеләр арасындагы абруе һәм аларга карата кайгыртучан мөнәсәбәте ята. Предприятиедә хөкем сөргән патриархаль рухның ачык мисалы – заводка нигез салучыларның берсе И. Крестовниковның атаклы васыяте. Ул 1905 елгы январь вакыйгаларына кадәр, 1904 елда вафат була. Үз капиталыннан шул заман өчен гаять зур сумма – 100 мең сум акчаны ул үз эшчеләренә васыять итеп калдыра. Ягъни әлеге суммаларның процентлары даими рәвештә эшчеләргә ярдәм күрсәтүгә тотылырга тиеш була.
Крестовниковлар гадәттән тыш акыллы һәм алдан күрүчән эшкуарлар булган, алар эшчеләрнең тормышын яхшыртуга акча сарыф итүнең чынлыкта бизнес тотрыклылыгын алдан кайгырту булуын аңлаганнар. Аларның исәп-хисаплары аклана. Мәсәлән, 1905 елның июлендә Казанның күп кенә эшчеләре Алафузовларның текстиль фабрикасындагы стачканы хуплый, алар сигез сәгатьлек эш көне, штрафларны гамәлдән чыгаруны һ. б. таләп итәләр. Ә Крестовниковларның эшчеләре әлеге баш күтәрүдә катнашмый.
.jpg)
Завод башлыклары техник хезмәткәрләр белән (ХХ йөз башы)
Болак һәм Кабан күле буйлап Крестовниковлар заводына таба Америкадан һәм Австралиядән кайтартылган терлек мае төялгән баркаслар йөзеп бара – казанлылар йөз еллар элек әнә шундый картинаны күзәтә алган. Хәзерге вакытта «Нәфис Косметикс» исемен йөртүче предприятие ярты гасыр эчендә дөньякүләм мәйданга чыга алган дигән сүз бу.
1891 елда Дмитрий Менделеев катнашында гамәлгә куелган таможня тарифы товар чыгару салымын киметә. Ләкин бер үк вакытта читтән чимал кертүгә салым билгеләнә. Крестовниковлар өчен әлеге яңалыклар баштарак кулай була: эчке базарда көндәшлек кими төшә. Әмма җитештерү күләмнәре арту белән чималны читтән кертү ихтыяҗы туа. 1895 елдан Крестовниковлар терлек маен чит илләрдән сатып ала башлыйлар. Чимал Австралиядән һәм Көньяк Америкадан Санкт-Петербург портларына, аннан Казанга кайта. Чит илдән кергән чимал әллә ни кыйммәткә төшмәсә дә, Крестовниковлар мондый бәйлелектән котылу юлларын эзлиләр. Һәм юлны галимнәр таба.
Егерменче гасырның беренче ун елы Крестовниковлар заводы өчен дөньякүләм масштабтагы инновацияләрне үзләштерү билгесе астында уза. Беренче тапкыр үсемлек майларын промышленностьта таркату, шәм һәм сабын өчен салонинны майның үзен кулланмыйча табу мөмкинлеге ачыла. Моның өчен кирәкле тикшеренүләр завод лабораториясендә 41 ел дәвам итә. Эшләнмәләрне ахырына кадәр җиткерү атаклы галим Сергей Фокинга насыйп була. Бердәнбер дөрес катнашманы тапканчы ул озак еллар буе аңа туры килерлек катализатор эзли. Составына кильзегур кушылган никельнең гидрат әчеткечен таба.
.jpg)
Сергей Алексеевич Фокин
Беренче бөтендөнья сугышы Россиянең үзе өчен дә, Крестовниковлар заводы өчен дә көтелмәгән вакыйга була. Гадәттә промышленниклар сугышлардан ота гына – хәрби заказлар арту хисабына табыш ала башлый. Ни өчен Казан заводында мондый хәл булмый соң? Сәбәбе шунда ки, ул вакытка Крестовниклар заводы инде планета масштабында бизнес алып баручы корпорациягә әверелә: Крестовниковлар чималның бер өлешен Лондондагы биржа аша Австралиядән һәм Көньяк Америкадан сатып алалар, товарны бөтен Ауропа буйлап саталар һәм ел саен диярлек Чикаго күргәзмәсендә катнашалар. Сугыш исә аларның барлык элемтәләрен өзә һәм транспорт артерияләрен кисә. Беренче чиратта Крестовниковлар чимал кытлыгын тоя башлый. Үсемлек мае һәм терлек мае җитмәү сәбәпле, 1917 елга җитештерү күләме 5 тапкырга кими. Сабын җитештерү бу елларда бердәнбер «табыш утравы» булып тора: ул 1916 елга 770 мең потка җитә, сугышка кадәрге еллар белән чагыштырганда 1,5 тапкырга арта һәм беренче тапкыр шәм һәм башка төр продукция җитештерүне узып китә.
Бу вакытта эшче көч белән дә җиңел булмый – 1914 елда гына да предприятиенең берьюлы 300 хезмәткәре армиягә алына. Крестовниковлар шунда ук фронтка киткән эшчеләрнең гаиләләренә матди ярдәм күрсәтәчәкләре хакында игълан итәләр. Бер үк вакытта предприятие иң квалификацияле белгечләр өчен бронь алуга, шулай ук хәрби әсирләрне җәлеп итүгә ирешә ирешүен. Ләкин барыбер ир-атлар урынына, шул исәптән оборона заказларын да хезмәтләндергән станоклар каршына, хатын-кызлар һәм яшүсмерләр басарга мәҗбүр була.
Беренче бөтендөнья сугышы Россияә иң кирәкле товарларның кайберләрен читтән кертү юлларын яба. Югалтуларның иң зурысы – моңа кадәр Германиядән кайтарылып торган дарулар. Казан химиклары беренчеләрдән булып әлеге кыен хәлдән чыгу юлын эзләргә тотына. Кыска гына вакыт эчендә алар Крестовниковлар заводында Русиядә беренче аспирин җитештерүне җайга салалар.
Бу эштә атаклы профессор Александр Арбузов әйдәп бара, ул үз укытучысы Александр Зайцевтан соң завод лабораториясен дә җитәкли.
Казан аспирины дөньяның барлык фармацевтлары һәм табиблары тарафыннан югары бәяләнә. Дәвалау үзлеге һәм чисталыгы белән ул Германия, Швейцария һәм Америка аспириннарыннан да өстен булып чыга.
.png)
Фото: https://kazan.aif.ru/health/treatment/1383352
Крестовниковлар заводында аспирин эшләп чыгару 1919 елга кадәр дәвам итә һәм соңрак Казанда эшләнгән технологияләр илнең башка фармацевтика заводларында да кулланыла.
Завод эшчеләренең беренче оешмасы 1917 елның мартында барлыкка килә. Эшчеләр ирекле рәвештә заводта 8 сәгатьлек эш көнен кертәләр, завод кибетендә азык-төлек бүленешен күзәтүне оештыралар, район эшчеләр клубын булдыралар һәм шулай ук заводта китапханә ачылуга ирешәләр. Әлеге чаралар өлешчә завод идарәсе тарафыннан финанслана, акчаның бер өлешен эшчеләр үзләре җыя. Крестовников, күрәсең, үзидарәгә бөтенләй үк каршы булмый, хәтта заводның больница кассасына күзәтчелек итүне дә эшчеләргә тапшыра.
Шул ук вакытта заводта большевиклар йогынтысы көчәя бара. Шуңа карамастан, «крестовниковчылар» эшчеләр хәрәкәтендә эзлеклелек күрсәтми: башта алар 40 мең кешелек стачкага кушылалар, ә аннары элеккеге шартларда эшләүләрен дәвам иттерәләр.
.jpg)
Крестовниковлар заводында митинг (1917 ел)
Тик шулай да, революция башлангач, заводта Кызыл армия отрядлары оеша, профсоюзлар үз таләпләрен ачыктан-ачык белдерә башлый. 1917 елның декабрендә, чимал запасы тәмам беткәч, Крестовниковка авылга кайтып яшәү мөмкинлеге булган кешеләрне генә эштән җибәрергә рөхсәт бирәләр.
Заводны дәүләт карамагына күчерүнең рәсми датасы – 1918 елның 6 августы. Берничә көннән, Казанны ак чехлар алгач, Крестовниковлар заводны кыска гына вакытка кире үзләренә кайтара алалар. Әмма инде 10 сентябрьдә Казан яңадан Советлар кулына күчә. 1919 елның январеннан предприятие «Элек Крестовниковларга караган беренче номерлы (№1) дәүләт сабын һәм шәм заводы» дип атала башлый һәм эмиграциягә киткән хуҗалары кулыннан «Центрожир»га күчә.
«Элек Крестовниковларга караган беренче номерлы (№1) дәүләт сабын һәм шәм заводы»н Гражданнар сугышы бик авыр хәлдә калдыра. 1921 елда бик зур көч куеп кына 830 тонна сабын эшләп чыгаруга ирешелә – бу сугышка кадәргенең 5,4 проценты. Корылык һәм ачлык нәтиҗәсендә чимал табу аеруча кыенлаша. Кыен хәлдән чыгу өчен әчеп бозылган майлар, тюлень (түлән) һәм сөяк майлары кулланырга мәҗбүр булалар. Ләкин әлеге «деликатеслар»га да акча җиткерә алмыйлар.
Башкаладагы «Центрожир» заводны япмакчы була, ләкин каршылыкка очрагач, урындагы хакимият – Татсовнархоз карамагына тапшыра. Тагын бер елдан соң Мәскәүдән килгән комиссия заводны ябарга, яки концессиягә (берәр чит ил капиталистына) бирергә, яисә 800 мең сумнан да ким булмаган дотация билгеләргә дигән нәтиҗә чыгара. Ләкин боларның берсе дә эшләнми: завод ябылмый да, чит ил капиталистына да бирелми, дотация дә алмый. Әмма исән кала! Аның яшәячәгенә ышанган кешеләр һәм директоры Николай Кетура тырышлыгы белән тернәкләнә ул.
Николай Герасимович Кетура заводта үсмер чагыннан эшли. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач фронтка алына, аннары кызылгвардияче булып китә һәм аерым хәрби часть комиссары булып Колчак тылында сугыша. Нәкъ менә аның көче һәм таланты заводны дәүләт ярдәменнән башка аякка бастырырыга мөмкинлек бирә дә инде. Завод үз продукциясен сату өчен төбәкләрдә вәкиллекләрен ача.
.png)
Завод директоры Н.Кетура белән баш бухгалтер Г.Белоногов (1926 ел)
.png)
Заводның партия hәм профсоюз активы. 1 рәттә Н. Кетураны күреп була (сулдан бишенче)
НЭП чорында Н.Кетура Европа җиһаз җитештерүчеләре белән сөйләшүләр алып бара, хәтта Дрезденнан (Германия) сабын ясау машинасы да кайтартып өлгерә. 1926 елда завод революциягә кадәрге күрсәткечләрен узып китә. Ә 1927 елда Кетура, партия ячейкасы белән уртак тел таба алмау сәбәпле, вазифасыннан азат ителә.
1922 елның ноябреннән завод «Мулланур Вахитов исемендәге дәүләт сабын кайнату, шәм һәм химия заводы» дип йөртелә башлый. Шушы урында Мулланур Вахитов, аның революцион эшчәнлеге турында әйтеп үтү кирәк. Мулланур Вахитов 1885 елда дөньяга килә. Революция белән бәйле эшчәнлеккә 1917 елга кадәр үк тартыла. Казан шәһәре большевиклары белән элемтәсе көннән-көн ныгый барып, алар белән тулысынча теләктәш булып китә. 1917 елда Мулланур Вахитов Мөселман социалистлары комитетын оештыра. Аның җитәкчелегендәге комитетның йогынтысы татар эшчеләре арасында гына түгел, авылларда яшәүчеләргә дә тарала. Мулланур Вахитов «Кызыл Байрак» газетасын редакцияләүгә алына һәм аңа революцион юнәлеш бирә. Ул Казанда Октябрь күтәрелешен оештыруда актив катнаша, вакытлы революцион комитет әгъзасы була. Алга таба Иосиф Сталин җитәкчелегендәге Милләтләр эше буенча Халык комиссариаты каршындагы Үзәк мөселман комиссариатының рәисе була. Казанга чехлар якынлаша башлагач, Мулланур Вахитов, татар-башкорт батальоннарын туплап, Көнчыгыш фронтына җибәрә. Шул батальоннарның берсе белән үзе дә Казанга килә, бәрелешләр вакытында кулга алына һәм 1918 елның 19 августында атып үтерелә. Мулланур Вахитовның татар эшчеләре арасында абруе бик зур була. Элеккеге Крестовниковлар заводы эшчеләре дә аның митинглардагы ялкынлы чыгышларын тыңлап, Совет хакимиятен яклап оештырылган демонстрацияләргә чыгалар. Күргәнебезчә, Казан шәһәренең иң эре предприятиеләреннән берсе булган заводка Мулланур Вахитов исеме бирелү бер дә очраклы булмаган.

Мулланур Вахитов
Сталин чоры бишьеллыкларын Вахитов исемендәге комбинат бөтен ил белән бергә хезмәт күтәренкелеге, стахановчылар хәрәкәте, индустриализация файдасына ялсыз эшләү рухында үткәрә. Һәм шул ук вакытта – кулга алулар, «чистарту» һәм репрессияләр белән дә.
Бу чорда предприятие сизелерлек уңышларга ирешә: 1925 елдан 1937 елга кадәр төп продукция төрләре җитештерү 1,5-2 тапкыр арта. Предприятие зур җитештерү комплексына әверелә: аның территориясенә үтү өчен җиде капка аша үтәргә кирәк була. Бөтенсоюз өчен әһәмиятле эшләнмәләр табучы лаборатория заманча җиһазланган өч катлы корпуска күчә.
.png)
Беренче бишьеллыкларның батырлары, стахановчылар, данлыклы бригадирлар, яшьләр, комсомоллар...
Фото: Заводта эшләгән күренекле әдипләр hәм җырчылар
Стахановчылар могҗизаларга ирешә. Катализатор бүлеге эшчесе Ильяс Садриев – шундыйларның берсе. Заводта икенче генә елын эшләүче бу егет нормасын 8 тапкыр арттырып үти башлый, ягъни күкертле-кислоталы никельне тиешле 20 кг урынына 160 кг җиткереп ясауга ирешә. Кызыксындыру юллары да төрле була, әйтик, Бөтентатар яшь хатын-кызлар съездында катнашкан стахановчыларның берсе исеме белән 1935 елда «Ударница Җамал» дигән сабын эшләп чыгарыла.
Җиңү заводы
Бөек Ватан сугышы башлану белән Вахитов исемендәге май комбинаты стратегик яктан әһәмиятле предприятиегә әверелә. Ул окоп һәм блиндажларда куллану өчен кирәкле шәм эшләп чыгаручы бердәнбер предприятие була. Сабынга ихтыяҗ да арта, чөнки сабын булмау эпидемияләр барлыкка килү куркынычы тудыра. Әлеге шартларда май сәнагате идарәсенең Казанга эвакуацияләнүе бер дә гаҗәп түгел.
Илнең башка төбәкләрендәге кебек үк, сугыш вакытындагы бар авырлык балалар, хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәгеләр җилкәсенә төшә.

Йөк машиналарын 17 яшьлек кызлар йөртә, 11 яшьлек слесарьлар ремонтлый. Төн уртасыннан иртәнге сәгать бишкә кадәр завод эшчеләре чималны тимер юл вокзалында бушаталар һәм утыргычсыз трамвай вагоннарында предприятиегә ташыйлар. Аннары эш урыннарына таралалар. Идарә хезмәткәрләре көннең беренче яртысында станок артында булалар, аннары гына үз эшләренә тотыналар. Эштән бушаганда хатын-кызлар, кулларына энә алып, шәм фитиле җебеннән фронт өчен оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр.
Болардан тыш, заводта оборона продукциясе – глицерин һәм шартлаткыч катнашмалар өчен порошок эшләп чыгару үзләштерелә
Беренче порошок
Бөтенсоюз күләмендә танылып абруй казанган беренче кер порошогы – Казан химия комбинаты җитештергән «Новость» була. Аны эшләп чыгару өчен үзенчәлекле кашалот мае кулланыла. Моның өчен берничә ел дәвамында фәнни һәм тәҗрибә эшләре алып барыла. СССР Министрлар Советы җитештерүне җайга салу турындагы карарны 1950 елда кабул итә, ә беренче «Новость» 1957 елда эшләп чыгарыла.
.png)
«Новость» порошогын үлчәү-төрү автоматы янында (1963 ел)
Шулай да завод бик тиздән нефть химиясе чималыннан синтетик порошоклар җитештерүгә күчә. Технология һәм җиһазлар чит илдән сатып алына. Франциянең «Kestner» фирмасына порошок җитештерүнең нигезе булган киптерү башнясы сатып алу өчен заказ бирелә.
Әзер порошокны «Hesser» фирмасы аппараты ГДР һәм Швеция җиһазларында җитештерелгән кәгазь тартмаларга тутыра. Беренче синтетик кер юу порошогы «Волга» 1963 елда чыга башлый, ә 7 елдан аны җитештерү күләме елына 43,8 мең тоннага җитә – бу хәзерге көн күрсәткеченә тиң.
«Кашалот порошогы» җитештерү туктатыла. Әмма Казан химиклары туплаган тәҗрибә юкка чыкмый. Комбинат лабораториясендә порошокның синтетик компонентларын табигыйлары белән кушып, синергетик эффект алалар. «Луч» дип аталган порошок үрнәкләрен Мәскәүгә илтеп, чит ил аналоглары белән чагыштыралар. Казан порошогы күпкә яхшырак булып чыга!
Тугызынчы бишьеллык (1971–1975 ел) Казан химия комбинаты өчен синтетик юу чаралары җитештерүне арттыру һәм камилләштерү ниятләре белән башлана.
Нәкъ менә шул елларда табигый чимал – кашалот мае белән проблемалар башлана. Китлар аулауны тыя торган халыкара конвенция чыга, һәм комбинатка «Новость» һәм «Луч»ларга торырдай яңа порошок булдыру турында җитди уйланырга туры килә. Чишелешне технологлар Киевтагы «ВНИИХимПромПроект» фәнни хезмәткәрләре белән бергә табалар. Шул рәвешле «Ассоль» порошогы дөньяга чыга, соңрак аның исемен «Славянка» дип үзгәртәләр. «Новость» кебек үк, ул нечкә йон, ефәк тукымаларны юу өчен кулланыла.
Бер үк вакытта сабын һәм шәм җитештерү дә тукталмый. 1972 елда чыга башлаган «Сульсеновое» һәм «Гаяне» сабыннары аеруча популяр була, аларның составына дәвалау компонентлары – сульсен пастасы һәм кына кертелгән.

Ачык чыганак: https://life-ussr.ru/kosmetika/sovetskoe-mylo1960-h-ot-detskogo-do-dyadi-mishi/
.jpg)
Фото: сабынчылар
1971 елда комбинат беренче тапкыр «Ёлка», «Кот в сапогах», «Винтовая» һәм «Еловая шишка» дигән декоратив шәмнәр ясап чыгара башлый. Моның өчен Германиядән шәм ясау машинасы сатып алына. Иң кызыгы шул, декоратив шәм комбинатның экспортка чыга торган продукцияләреннән берсе була. 325 тонна Совет шәменә Англиядән заказ бирүче табыла, тик ул шәмнәрнең 100 грамм урынына 50 граммлы булуын таләп итә.
«Торгынлык» чоры – егерменче гасырның 70-80 нче елларында – Вахитов исемендәге химкомбинат кибет киштәләрен «Лотос» универсаль порошогы белән тутыра. Бу порошок шулкадәр күп була ки, сәүдә оешмалары аны сатуга алмау юлларын эзли башлый. Планлы икътисадның чатаклыгы күренә биредә: сату планнарын «Росгалантерея» эшли, ә җитештерү планнарын – «Росжирмаслопром». Әлеге ике оешма планнарын үзара чагыштырмый да, килештерми дә.
Шул ук вакытта комбинатта кер юу порошогының дистәләгән төрләре җитештерелә: балалар әйберләрен юу өчен «Малышам», биологик катнашмалы «Ока», тапларны бетерә торган «Био-с», эш киемнәрен юу өчен «Робот».
.jpg)
«Matsoni» компаниясенең яңартылган җиһазларында сабын җитештерү алга китә. Кеш маеннан эшләнгән «Балет» сабыны комбинатның горурлыгы санала.
Хезмәтә карап түләү ысулы хезмәт җитештерүчәнлегенә уңай йогынты ясый. Вахитов комбинаты эшчеләре «Һәркемнән – сәләтенчә, һәркемгә – хезмәтенчә» дигән замана шигарен алга куеп эшлиләр.
Казанның беренче шәхси предприятиесе
1992 елның 4 декабрендә Татарстанның дәүләт милек комитеты республикада беренче дәүләт предприятиесен хосусыйлаштыру турында таныклык тапшыра – Вахитов исемендәге химкомбинат акционерлык җәмгыятенә әверелә һәм «Нәфис» исемен ала, соңрак «Нәфис Косметикс» булып үсә. Бу мөһим вакыйгага кадәр үзгәртеп корулар һәм радикаль реформалар чорын кичерергә туры килә әле. Барысы да 1980 нче елларда хезмәт бригадаларының өлешчә хуҗалык хисабына күчүеннән башлана. Һәр бригада өчен аерым шәхси счёт ачыла, андагы сумманың күләме хезмәт нәтиҗәләренә бәйле була.

Алга таба предприятие эчендә кооперативлар барлыкка килә. Аларның беренчесе соапстоклар таркалу участогында оештырыла. Моңа кадәр участокта эшләргә теләүчеләр аз була, чөнки эш зарарлы, пычрак һәм аз түләнә. «Фотон» кооперативы оешкач, хезмәт хаклары күтәрелә, эшләп чыгару 1,5 тапкырга арта, ә эшләргә теләүчеләрне санап бететерлек тә булмый. Болар әлеге үрнәк предприятие җитәкчелеген «базар реформалары»на тагын да ныграк этәрә – сабын җитештерү цехы тулысы белән хезмәт коллективына арендага һәм аерым бригадаларга субарендага бирелә. Һәм цех уңышлы эшләп китә.
Казан дәүләт финанс-икътисад интитуты һәм Казан дәүләт университеты теоретикларыннан торган махсус эшче төркем бөтен предприятиене икътисадый субъектларга бүлү турында проект әзерләргә керешә. 1991 елда мөмкинлек тә ачыла – комбинат «Роспищепром»нан аерылып чыга. Әлеге процесслар приватизация, ягъни хосусыйлаштыру белән төгәлләнә – предприятие хезмәт коллективы кулына күчә.
Тагын шәмнәр
1990 нчы елларның базар реформасы көнкүреш химиясе флагманының көчсезләнүенә китерә. Рекламага күп суммалар сарыф итүче компанияләрнең брендлары янында «Лотос» порошогы тоныкланып кала. Арзанлы импорт «Нәфис» һәм башка җитештерүчеләрнең продукциясен кибет киштәләреннән тиз арада кысрыклап чыгара. Комбинатны аяныч язмыш көтә кебек: җитештерү мәйданнарын бүлгәләү, үзгәртеп кору. Ләкин предприятиегә бәхет елмая: 1998 елда бирегә уңышлы эшләүче менеджерлар Ирек Богуславский, Дмитрий Харитонов, Дмитрий Хәйбуллин, Дмитрий Самаренкин, Шамил Габдуллин һәм башкалар килә.
Дүрт ай туктап торган предприятие җиңел сулыш ала. Яңа идарәчеләр, эшчеләрне тынычландыру һәм социаль киеренкелекне киметү өчен, хезмәт хаклары түләүне җайга салалар. Ә аннары мөмкинлекләр эзләргә керешәләр. Иң гаҗәбе – предприятиене тернәкләндерү шәм җитештерүне җайга салудан башлана. Крестовниковлар шәме, баксаң, күпме еллардан соң да халыкка кирәк икән бит. Озак та үтмәстән «Нәфис Косметикс» көнкүреш химиясе җитештерү буенча Россия базарында кабат алдынгылыкка чыга. Ә күтәрелеш башлансын өчен Казан вёртолет заводында 1905 елгы сызымнар буенча эшләнгән станоклар кулланылганлыгын беркем дә исенә төшермидер инде хәзер.
«Нәфис Косметикс» бүген
«Нәфис Косметикс» бүген–илебезнең көнкүреш химиясе җитештерүче эре предприятиеләренең берсе, ул савыт-саба юу, кер юу порошоклары эшләп чыгару буенча Россия базарында әйдәп баручы позицияләрдә тора.
Моннан тыш, ул – Россиядә стеарин, олеин һәм майлы техник продукциянең башка төрләрен (пластификаторлар, май композициясе, флотогудрон һ.б.) җитештерүче төп компания.
Шулай ук каты һәм сыек сабын, кер юу өчен кондиционерлар, хуҗалык шәмнәре, шампунь һ.б. – барлыгы 600 төрле исемдәге продукция эшләп чыгара.
Компания AOS, BiMax, Sorti, Биолан, Love, Love Secrets, Пёрышко һәм башка сәүдә маркаларына ия.
Сыналган хезмәт традицияләре һәм идарә итүдәге заманча кыю адымнар конкуренциягә сәләтле яңа төр продукция эшләп чыгару юлларын табарга мөмкинлек бирә.
«Нәфис» компанияләр төркеме составына «Нәфис Косметикс» АҖ, «Казан май комбинаты» АҖ һәм «Казан МЭЗ» АҖ керә.
КАДЕРЛЕ УКУЧЫЛАРЫБЫЗ! Бай тарихлы Мулланур Вахитов исемендәге химия комбинаты хакында язылган китаплар белән сез Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә таныша аласыз. Рәхим итегез!

Файдаланылган әдәбият:
1. Герман Ф.Ю. Становление и развитие крупных промышленных предприятий в Казанской губернии во второй половине ХIХ – начале ХХ веков (на примере Казанского стеариново-мыловаренного завода братьев Крестовниковых). – Казань, 2016. – 234 с.
2. Ключевич А.С. Из истории материальной культуры и народного хозяйства России. – Казань: издательство Казанского университета, 1971. – 496 с.
3. Ключевич А.С. История Казанского жирового комбината имени Мулланур Вахитова (1855 –1945). – Казань: Татгосиздат, 1950. – 278 с.
4. Миңлебаев К. Акционерлар җәмгыяте – М. Вахитов исемендәге химия комбинаты «Нәфис». – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995. – 176 б.
Фото: https://life-ussr.ru/kosmetika/sovetskoe-mylo1960-h-ot-detskogo-do-dyadi-mishi/
Фото: https://kazan.aif.ru/health/treatment/1383352