Татар халкының күренекле композиторы Салих Сәйдәшевнең тууына 125 ел

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

2025 елның 3 декабрендә, татар халкының күренекле композиторы, татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы Салих Сәйдәшевнең (1900-1954) тууына 125 ел тулды. Әлеге күренекле датаны истә тотып Татарстан Республикасы Милли китпаханәсе сайтында «Татарстан Республикасының  күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән Салих Сәйдәшевнең тууына 110 ел тулуга  багышлап төзелгән электрон белешмәлек  тулыландырылды. Анда яңа бүлекләр, соңгы 5 ел эчендә дөнья күргән материаллар, чыганаклар урын алды.

Электрон белешмәлектә композиторның тәрҗемәи хәле, аның тормышын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, истәлекләр белән танышырга була. Фотоархив бүлегендә С. Сәйдәшевнең тормыш һәм иҗат мизгелләрен саклаган фоторәсемнәр урнашкан. Күренекле композиторның әсәрләре белешмәлектә аерым бер урын били. Биредә аларның аудиоязмаларын, ноталарын табарга була. С. Сәйдәшевкә багышланган шигырьләр, сценарийлар, аның турында замандашларының фикерләре тупланган бүлекләр дә бар. «Библиография» бүлегендә С. Сәйдәшев әсәрләренең һәм соңгы унбиш ел эчендә дөнья күргән иҗаты һәм тормышы турындагы мәкаләләрнең, басмаларның исемлеге бирелгән. Шунда ук Интернетта С. Сәйдәшевкә багышланган сайтларга сылтамалар да бар.
С. Сәйдәшев үзенең 35 ел гомерен татар музыкасын үстерүгә багышлаган, халык күңелендә тирән урын алган мәшһүр шәхесләребезнең берсе. Ул татар сәнгате тарихында беренче мәртәбә яңа жанр - музыкаль драма жанрын башлап җибәрә.
Атаклы татар драматурглары К. Тинчурин, Ф. Бурнаш, Т. Гыйззәт, Г. Кутуй, Һ. Такташ белән дуслыкта 60 тан артык музыкаль сәхнә әсәре иҗат итә. К. Тинчуринның «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе», Т. Гыйззәтнең

«Наемщик» драмаларына язган көйләр С. Сәйдәшевнең композиторлык талантының иң югары ноктасы булып торалар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International