2026 елның 1 гыйнварында татар совет әдәбияты классигы Һади Такташның (1901-1931) тууына 125 ел тулды. Әлеге күренекле датаны истә тотып Татарстан Республикасы Милли китпаханәсе сайтында «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән Һади Такташның тууына 110 ел тулуга багышлап төзелгән электрон белешмәлек тулыландырылды. Анда соңгы 5 ел эчендә дөнья күргән материаллар, чыганаклар урын алды.
Электрон белешмәлектә шагыйрьнең тәрҗемәи хәле, тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, шагыйрь турында истәлекләр, фотоархив, сценарийлар, аңа багышланган шигырьләр, әсәрләре, замандашларының Һ. Такташ турындагы фикерләре белән танышырга була. «Такташ сәнгатьтә» бүлегендә күренекле рәссамнар, сынчыларның шагыйрьгә багышланган хезмәтләре урын алган. Электрон белешмәлекнең ахырында «Библиография» бүлеге бар. Биредә Һ. Такташның китаплары, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге (соңгы ун ел эчендә), шулай ук шагыйрь хакында 2001-2011 елларда дөнья күргән аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелгән.
Һади Такташның әдәби мирасы татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын тота. Һ. Такташ - барыннан да элек шагыйрь буларак танылган әдип. Ләкин аның бай мирасында башка жанр әсәрләре дә зур урын били. Ул - «Күмелгән кораллар» (1927), «Югалган матурлык» (1928) һәм «Камил» (1930) исемле драма әсәрләре авторы. Үз вакытында бу драмалар татар сәхнәсендә куелалар һәм уңыш казаналар. Газета-журнал редакцияләрендә озак эшләү әдипнең журналистлык талантын да ачып җибәрә. Заманның күптөрле актуаль темаларына багышлап, ул дистәләрчә публицистик мәкалә, очерк һәм фельетоннар язып бастыра. Хикәя жанрында, әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә көчен сынап карый. Такташ мирасының мөһим һәм кыйммәтен югалтмаган төп өлешен, инде ничәмә буынны гүзәллекне аңларга, табигать ямен, рухи матурлыкны тоярга ярдәм итеп, чакырып, югары әхлак, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләп килгән поэзиясе тәшкил итә. «Зәңгәр күзләр», «Кояш күктә шулай мәңге йөзәр»,«Мәхәббәт тәүбәсе»,«Алсу»,«Үтеп барышлый»,«Мокамай»,«Ак чәчәкләр» һ.б. шигырь һәм поэмалары Такташ иҗатының энҗеләре.