Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә рус теленә Наил Исмәгыйлев тәрҗемәсендә дөнья күргән Һади Такташның «Сайланма әсәрләр» (2025) китабын тәкьдим итү булды.
.jpg)
Басманың тиражы бары 100 данә. Китапка татар әдәбияты классигы Һ.Такташның танылган һәм популяр әсәрләренең тәрҗемәләре тупланган. Наил Хәмзә улы Исмәгыйлев-профессиональ юрист, элеккеге прокурор. Лаеклы ялга чыккач, ул үзен тулысынча әдәбиятка багышлый, төрле темаларга караган дүрт китап бастыра, Такташ әсәрләрен тәрҗемә итә.
Әлеге чарада Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Фоат ага Галимуллин, шагыйрь, Һади Такташ исемендәге премия лауреаты Рәмис Аймәт,шагыйрьнең оныгы Йолдыз Такташ һәм башкалар катнашты.
Алар тәрҗемәчегә җылы сүзләр әйттеләр, авыр хезмәтендә уңышлар теләделәр. Бу китап шагыйрь Һади Такташның тууына 125 ел тулу уңаеннан һәм татар шигьриятен яратучылар өчен бик күркәм бүләк булды.
.jpg)