Үлемемсезлек һәм каһарманлык шагыйре

2026 елның 13 феврале, җомга

«Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып».

Муса Җәлил. Җырларым («Моабит дәфтәрләре»ннән).

Бөек Ватан сугышы вакытында фашист төрмәсендә җәзалап үтерелгән каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 2026 елның 15 февралендә 120 ел тулды.

Муса Җәлил – илебезнең күпмилләтле әдәбияты тарихында бер үк вакытта дәүләтнең ике югары бүләгенә – немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы һәм ныклыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә (1956 ел) һәм «Моабит дәфтәрләре» циклы өчен Ленин премиясенә (1957 ел) лаек булган бердәнбер шагыйрь-язучы була, әле дә шулай булып кала.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә шагыйрь Муса Җәлил китапларының бай репертуары, шулай ук аның тормышына һәм иҗатына багышланган китаплар һәм басмалар тупланган.

Китапханә фондларда М.Җәлил әсәрләренең аерым китаплары татар телендә – 53 исемдә; рус телендә – 64 исемдә, Россия һәм чит илләр халыклары телләрендә 26 исемдә саклана. Алар арасында шагыйрьнең үзе исән чакта нәшер ителгән басмалар урын алган.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

Китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә шагыйрьнең 1925 елда Казанда нәшер ителгән «Барабыз: революция көрәшчеләре өчен ясалган кичәләргә материаллар» һәм 1929 елда Мәскәүдә СССР халыкларының үзәк нәшриятында дөнья күргән «Иптәшкә» исемле шигырь китаплары саклана.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә Муса Җәлилнең латин графикасындагы җыентыклары бар: 1929 елда Мәскәүдә басылган «Авылда пионер эшләре» китабы, 1934 елда Казанда басылган «Орденлы миллионнар» һәм «Шигырьләр һәм поэмалар» (анда шагыйрь кулъязмасының факсимилесы кертелгән), шулай ук 1939 елда нәшер ителгән «Шигырьләр» җыентыгы.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

Шагыйрьнең 1930–1940 елларда кирилл әлифбасында басылган китаплары да игътибарга лаек. Алар арасында 1935 елда Мәскәүдә «Художественная литература» нәшриятында Александр Миних тәрҗемәсендә рус телендә басылган «Шигырьләр» җыентыгы.

Шагыйрьнең рус теленә тәрҗемә ителгән беренче басмасы

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

Популяр «Хат ташучы» поэмасы, 1940 ел; «Илдар» яки «Лачыннар» һәм «Алтынчәч» опералар өчен либреттолары (драматик поэмалары, 1941 ел) нигезендә композитор Нәҗип Җиһанов үзенең операларын иҗат итә. «Алтынчәч» операсы беренче мәртәбә 1941 елның 9 июнендә Казанда куела.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

Татар язучыларының китаплары Бөек Ватан сугышы елларында да нәшер ителгән. Бүлек фондында сакланган бу чор китаплары арасында Муса Җәлилнең 1942 елда дөнья күргән «Тупчы анты: шигырьләр җыентыгы» һәм 1944 елда рус телендә басылган «Письмо из окопа» исемле китапларын күрсәтергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

 Муса Җәлилнең китаплары рус телендә Казанда гына түгел, Мәскәүнең берничә («Современник», «Молодая гвардия», «Художественная литература» һ.б.) һәм Россиянең башка шәһәрләрендәге нәшриятларда төрле исемнәр белән («Героическая песня», «Мои песни», «Красная ромашка», «Моабитская тетрадь») басылып чыкканнар.

Җәлилне танылган рус шагыйрьләре Анна Ахматова, Вероника Тушнова, Эдуард Багрицкий, Семён Липкин, Павел Антокольский, Яков Козловский, Михаил Львов һ. б. шагыйрьләр тәрҗемә иткән.

«Моабит дәфтәрләре» – Муса Җәлил шигъриятенең иң югары ноктасы. Бу кабатланмас шигъри цикл 1957 елда СССРның ул вакыттагы иң югары бүләге – Ленин премиясенә лаек була. Моабит циклы 92 шигырь һәм ике өзектән тора. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты хаклы рәвештә татар әдәбиятының символы булып санала. Аның шигырьләре безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяда киң яңгыраш ала.

Муса Җәлилнең кулъязма дәфтәре

«Моабит дәфтәрләре»нең татар һәм рус телендә чыккан беренче басмалары

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

1950–1970 нче елларда «Моабит дәфтәрләре» тулысынча яки өлешчә дөнья халыкларының алтмыш теленә: инглиз, француз, испан, немец, гарәл, төрек, кытай, венгр, румын, чех һәм башка чит илләр һәм Россия халыклары телләренә тәрҗемә ителгән. Алар газета-журнал битләрендә, җыентыкларда һәм аерым китаплар булып басылып чыга. Мондый басмаларның бер өлеше татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге фондларында саклана.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

   

Муса Җәлилнең белорус телендә чыккан китаплары (1975, 1985)

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

 

 Муса Җәлилнең грузин телендә чыккан китабы (1958)

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

 

Эстон (1980) һәм литва (1985) телендә чыккан китаплар

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

 

1956, 1959, 1982 елларда үзбәк телендә басылган китаплар

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

 

1957 һәм 1962 елларда кыргыз телендә басылган китаплар

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

 

1966 елда таҗик һәм төрекмән теленә тәрҗемәдә дөнья күргән китаплар

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

1981 елда Мәскәүдә «Прогресс» нәшриятында Муса Җәлилнең инглиз телендә русча текст белән параллель рәвештә «Сайланма шигырьләр» («Избранное)» китабы дөнья күргән. Җыентыкта шагыйрьнең 54 шигыре һәм  автор турында әдәбият галиме Рафаэль Мостафинның кереш сүзе бирелгән.

 

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

 1986 елда «Моабит дәфтәре = Моабитський зошит» китабы Киевта «Днипро» нәшриятында татар телендә һәм украин теленә тәрҗемә итеп басыла. Китап 311 битле, аның украин телендәге өлешен төзүче – шагыйрь Борислав Павлович Степанюк.

 

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

2016 елда Казахстанда Халыкара Абай клубы «Менің 100 китабым» сериясендә ике күренекле татар шагыйре – Габдулла Тукай әсәрләреннән һәм Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» шигырьләреннән торган җыентыкны казах телендә бастырып чыгарды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

2019 елда Казахстан Республикасының Күкчәтау шәһәрендәге «Мир печати» нәшриятында Муса Җәлилнең «Сайланма шигырьләр» («Избранное») җыентыгы басылып чыга, анда «Моабит дәфтәрләре»ннән татар, рус һәм казах телләрендә ундүрт шигырь урын ала. Казах теленә тәрҗемәләр Казахстан Журналистлар берлеге әгъзасы Морат Абдрахмановныкы, җыентык аның тормыш иптәше Надия Абдрахманованың үз хисабына нәшер ителгән.

 

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

 2007 елда Екатеринбургта «Урал язучылары берлеге» («Союз писателей Урала») нәшрият йортында Муса Җәлилнең татар, рус һәм инглиз телләрендә өч аерым китаптан торган сайланма шигырьләр җыентыгы чыкты.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

Муса Җәлил әсәрләренең испан телендәге «Lo recuerdo» (испанчадан «Хатирә» яки «Истәлек») дип аталган җыентыгына ун шигырь кергән. Аларны Мәскәүнең Мигель Эрнандес исемендәге 2123 нче мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Ульяна Федоринина тәрҗемә иткән. Җыентыкны бастырып чыгаруда мәктәп директоры булышкан. Проект координаторы – испан теле укытучысы Татьяна Балябина. Алар ярдәме белән Җәлил шигырьләре испан телендә яңгыраган. 2021 елның декабрендә Ульяна IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби конкурсында катнашты.

 

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

Муса Җәлилнең «Җырларым» китабында шул ук исемдәге шигыре 25 телдә тәкъдим ителә. «Җырларым» – шагыйрьнең уйларын, өметләрен, Җиңүгә якты ышанычын чагылдырган шигыре. Ул 1943 елның 26 ноябрендә Берлиндагы «Моабит» төрмәсенең 383 нче номерлы камерасында язылган. Палач балтасы астында туган бу көрәш җыры совет кешесе батырлыгына гимн булып яңгырый.

 

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

 Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге фондларында Муса Җәлилнең башкорт, калмык, карачай-балкар, удмурт, чуваш телләрендә басылган китаплары да саклана.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

 

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

 2014 елда Кызыл шәһәрендә «Моабит дәфтәрләре» тува телендә басылган. Бу китап – Муса Җәлилнең тува телендә дөнья күргән беренче басмасы. Шигырьләрне рус теленнән тәрҗемә итүче, кереш мәкалә авторы һәм китапны төзүче – Сайлыкмаа Комбу.

 

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

 2014 елда Чабаксарда «Моабит дәфтәрләре» чуваш телендә басылып чыкты (224 бит); шигырьләрне чуваш теленә тәрҗемә итүче һәм кереш сүз авторы – Чуваш Республикасының халык шагыйре Валерий Тургай.

 

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

 2020 елда Оренбургта «Г.П. Донковцев исемендәге Оренбург китап нәшрияты» ҖЧҖ-ендә Муса Җәлилнең 384 битле «Моабит дәфтәрләре» дөнья күрде. Китапның төзүчесе – Р.А.Галимов; кереш мәкалә язучы –, «Евразия» хәйрия фонды президенты Игорь Храмов. Татар, рус, инглиз һәм немец телләрендәге шигырьләр кергән бу басма шагыйрьнең тууына 115 ел тулуга багышлап чыгарылган.

 

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

2024 елда Нальчик шәһәрендә, «Минги-Тау» журналына кушымта буларак, «Татарстанны ауазы» («Татарстан тавышы») китабы басылып чыкты. Китапка карачай-балкар шагыйрьләре тәрҗемәләрендә Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләре тупланган. Муса Җәлил турында кереш мәкалә язучы – Кабарда-Балкар Республикасының халык язучысы – Кайсын Кулиев.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

Каһарман шагыйрьнең әдәби мирасы, аеруча аның тоткынлыкта язылган шигырьләре, дөнья поэзиясенең күренекле казанышы булып тора. Алар төрле илләрдә, төрле телләрдә горур яңгырыйлар.

Муса Җәлилнең Татарстан Милли китапханәсе фондларында саклана торган китаплары китапханәнең электрон каталогында чагыла. Шагыйрьнең үзе исән чактагы басмалары цифрлаштырылган һәм «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» порталына урнаштырылган.

Кызыксынучылар игътибарына М.Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган басмалар, фәнни хезмәтләр һәм вакытлы матбугатта чыккан мәкалә-язмалар да тәкъдим ителә.

Милли китапханәнең веб-сайтындагы «Татарстан Республикасының мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» циклына кергән «Муса Җәлил» электрон белешмәлегендә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы материаллар урын алган.

Күргәзмә татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан төзелде.

Әдәбият исемлеге:

Джалиль М. Стихи / перевод с татарского А.Миниха. – Москва: Гослитиздат, 1935. – 114 с.

Җәлил М. Моабит төрмәсендә язылган шигырьләр / кереш сүз авт.: Г.Кашшаф. – Казан: Таткнигоиздат, 1953. – 206 б.

Джалиль М. Из Моабитской тетради: стихи / автор предисловия Э.Давыдов; пер. с татар. С. Липкина [и др.]; под ред. С. Щипачёва. – Москва: Советский писатель, 1954. – 116 с.: портр.

Джалиль М. Моабитская тетрадь. – Минск, 1975. – 210 с. – Белорус телендә.

Джалиль М. Я смотрю на звёзды: стихи. – Минск: Юнацтва, 1985. – 37 с. – Белорус телендә.

Джалиль М. Моабитская тетрадь / пер. В.Гоганели, Т.Джангулашвили. – Тблиси, 1958. – 170 с. – Грузин телендә.

Джалиль М. Путь к героизму: стихи / пер. А. Алликсаар и др. – Таллин, 1969. – 144 с. – Эстон телендә.

Джалиль М. Песня о храбром Джигите / пер. с рус. Г.Баканаса; предисловие Р.Мустафина. – Вильнюс: Вага, 1980. –  32 с. – Литва телендә.

Джалиль М. Стихи, написанные в Моабитской тюрьме / перевод с татарского М. Бобоева. – Ташкент, 1956. –  205 с. – Үзбәк телендә.

Джалиль М. Моабитская тетрадь: стихи / пер. с татар. М. Бобоева. – Ташкент, 1959. – 204 с. – Үзбәк телендә.

Джалиль М. Мои песни: стихи. – Ташкент, 1982. – 158 с. – Үзбәк телендә.

Джалиль М. Из Моабитской тетради: стихи. – Душанбе, 1966. ­ –  67 с. – Таҗик телендә.

Джалиль М. Стихи, написанные в Моабитском застенке / пер. Б.Кербаева. – Ашхабад, 1966. –  142 с. – Төрекмен телендә.

Джалиль М. Избранное. – Москва: Прогресс, 1981. –  203 с. – Парал.: инглиз, рус телләрендә.

Җәлил М. Моабит дәфтәре: шигырьләр = Моабiтський зошит / укр. тел. текстны төз. Б.П. Степанюк. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986. – 311 б.: рәс. – Татар һәм украин телләрендә.

Тоқай Ғ. Адаспа, халқым, адаспа; Жәлел М. Моабит дәптерi.  – Жидебай; Семей, 2016. – 254 б. – (Халықаралық Абай клубы; Менiң 100 Кiтабым). – Казах телендә.

Джалиль М. Избранное: стихи из Моабитской тетради / перевод на казахский язык М. Абдрахманова; автор проекта, составитель, автор предисловия Р.Дусумов. – [Астана]; [Павлодар]:  издательство «КЕРЕКУ», [2016]. – 82, [2] c.: ил., портр. – Татар, рус, казах телләрендә.

Jalil Musa. Lo recuerdo: collección de poemas / traducción al español de Ulyana Fedorinina. – Moscú, 2021. – [27] p.: ill. – Испан телендә.

Джалиль М. Мои песни: [на языках народов СССР] = Җырларым = Minu Laulud = Mano Dainos / автор предисл. Р. Мустафин; пер. с татар. С. Липкина [и др.]. – Казань: Татарское книжное издательство, 1976. – 63 с.: ил. – Текст парал.: рус, украин, белорус, үзбәк, казах, грузин, азәрбәйҗан, литва, молдаван, латыш, кыргыз, таҗик, әрмән, төрекмән, эстон, башкорт, мари, мордва, удмурт, чуваш, кабарда-балкар, калмык, каракалпак, якут телләрендә. 

Джалиль М. Стихи, написанные в Моабитской тюрьме. – Уфа, 1954. –  122 с. – Башкорт телендә.

Джалиль М. Стихи / пер. с татар. Г.Сабитова. – Ижевск, 1960. –  79 с. –Удмурт телендә.

Джалиль М. Моабитская тетрадь: стихи / переводчик, сост. С.С.Комбу. – Кызыл, 2014. –  74 с. –  Тува телендә.

Джалиль М. Моабитские тетради: стихотворения. – Чебоксары, 2014. –  224 с. – Чуваш телендә.

Джалиль М. Моабитские тетради. – Оренбург: Оренбург. кн. изд-во им. Г.П. Донковцева, 2020. –  384 с. – Татар, рус, немец, инглиз телләрендә.

Татарстанны ауазы / Г.Тукай, М.Джалиль; «Минги-Тауну» китапханасы; [автор предисловия С.Мускаланы]. – Нальчик: Принт-Центр, 2024. – 65 с. – Приложение к журналу «Минги-Тау». – Карачай-балкар телендә.

Муса Җәлил: библиогр. күрсәткеч: 1919–1973 = Муса Джалиль: библиогр. указатель / төз.: Н.Әхмәтҗанова, Р.Камалова, Ә.Кәримуллин. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1976. – 221 б. 

 Муса Җәлил: Әдәбият күрсәткече. 1974–1984 = Муса Джалиль: указатель лит-ры / төз. Н.Әхмәтҗанова; ф. мөх-ре. Р.Ә.Мостафин. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1987. – 127 б. 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International