Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 140 ел

2026 елның 31 марты, сишәмбе

XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле вәкиле, тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе, язучы, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның (Мөхәммәтфатих Мөхәммәзариф улы Әмирхановның) тууына 2026 елда 140 ел тулды. Шул уңайдан ТР Милли китапханәсе сайтында күренекле әдипкә багышлап төзелгән биобиблиографик белешмәлек соңгы биш ел эчендә дөнья күргән басмалар,   яңа материаллар белән тулыландырылды.

Дини һәм дөньяви белем алган, рус телен һәм әдәбиятын тирәнтен үзләштергән киңкырлы шәхес буларак, Фатих Әмирхан үз чорында яңалыкка омтылышны, милли яңарыш идеяләрен,  хатын-кыз иреген актив яклаучы, искелекне тәнкыйтьләүче буларак таныла. Татар тормышының үзәгендә кайнау әдипкә үз әсәрләрендә заманның иң үткен, көнүзәк проблемаларын чагылдырырга мөмкинлек бирә. Фатих Әмирханны татар әдәбиятына алып кергән  «Гарәфә кич төшемдә»  хикәясе, аны көчле сатира остасы буларак таныткан «Фәтхулла хәзрәт»  повесте, хатын-кыз иреге мәсьәләләре күтәрелгән «Татар кызы» хикәясе, заманча карашлы, әмма иске кануннарга буйсынып яшәргә мәҗбүр булган татар кызының рухи дөньясын чагылдырган «Хәят» повесте,  искелек һәм яңалык бәрелешенә корылган «аталар» һәм «балалар» проблемасы  сурәтләнгән «Яшьләр» пьесасы һ. б. әнә шундыйлардан.

Фатих Әмирхан матур әдәбиятта гына түгел, татар вакытлы матбугаты өлкәсендә дә тирән эз калдырган, татар журналистикасының тууына, үсешенә зур йогынты ясаган шәхесләрнең берсе.

Электрон белешмәлектә әдипнең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, әдипнең әсәрләре, фотоархив, видеоязмалар, методик материаллар, истәлекләр, Әмирханнар нәселе турындагы чыганаклар урын алды. «Библиография» бүлегендә Ф. Әмирханның төп басма китаплары, җыентыкларда, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның хакындагы   аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелде. Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International