Татарстанда 2026 ел Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Бу хакта карар Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы барышында тәкъдим ителде һәм бөек татар шагыйренең тууына 140 ел тулуга багышланды. Ул 2026 елның 26 апрелендә билгеләп үтеләчәк. Бу инициативаны Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык Юлламасында хуплады.
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итү турында Татарстан Республикасы Рәисенең 2025 елның 26 декабрендәге 1089 номерлы Указы.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтындагы «Габдулла Тукай» биобиблиографик белешмәлеге Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулуны күздә тотып төзелгән иде. Белешмәлек һәр биш ел саен тулыландырылып килде. 2026 елда, бөек шагыйрьебезнең тууына 140 ел тулуны күздә тотып, әлеге электрон басма яңадан тулыландырылды. Соңгы елларда дөнья күргән яңа мәгълүматлар, яңа чыганаклар өстәлде.
Татар халык шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына нигез салучы Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 26 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы) Кушлавыч авылында дөньяга килә. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала. 1895 ел башыннан булачак шагыйрь Җаек (хәзерге Уральск) шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә ул «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укый. Гарәп, фарсы, төрек, рус һ.б. халыкларның әдәбиятлары белән таныша. Рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә. Типографиядә, газета-журнал редакцияләрендә эшли. Җаектагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында хәлиткеч роль уйный. 1905 елгы революция дулкыны белән әдәбиятка килеп кергән әдип монда җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалаша. 1907 елның көзендә Тукай Казанга кайта. «Яшен», «Ялт-йолт» журналларын чыгаруда катнаша. Киеренке, җанлы иҗади-рухи тормыш эчендә кайнау бөек талант һәм олы шәхес иясе булган шагыйрьгә татар халкы тормышын бөтен тулылыгында гәүдәләндерү мөмкинлеге бирә, шигърияте XX йөз башы татар поэзиясен моңарчы күрелмәгән тизлек һәм сәнгати камиллек белән яңа юнәлештә үстереп җибәрә.
Октябрь инкыйлабына кадәр үк инде әсәрләре аерым китап булып татар телендә барлыгы илле биш тапкыр (шулардан утыз өч исемдәгесе шагыйрьнең үзе исән чагында) 110000 нөсхә тираж белән басылалар. Алар рус һ.б. дистәләрчә дөнья телләренә тәрҗемә ителә. Тукайның тормышы һәм иҗаты турындагы әдәбиятны 1907 елдан башлап бу көнгә кадәр чыккан матбугатта бик күп очратырга мөмкин: аерым китап-җыентыкларда, газета-журнал битләрендә меңләп мәкалә һәм истәлекләр басыла. Татар телендә генә дә Тукайга багышланган берничә йөз шигырь, поэма, роман һәм пьеса языла. Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.
Электрон белешмәлектә халык шагыйренең тәрҗемәи хәле һәм шәҗәрәсе, сәяхәтләре, халыкка аеруча киң таралган әсәрләре, аның тормышы һәм иҗаты турындагы мәкаләләр, шулай ук Г. Тукай турында олуг шәхесләрнең фикерләре, аңа багышлап язган шигырьләр, сценарийлар, методик материаллар, презентацияләр, видеоязмалар, аудиоязмалар һ. б., Г. Тукай әсәрләре һәм аның хакындагы әдәбият күрсәткече урнаштырылды. Фотоархив шагыйрьнең билгеле булган фотосурәтләренең күп өлешен, аның якыннары һәм дусларының, шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына бәйле булган истәлекле урыннарның фотосурәтләрен, Г. Тукай әсәрләре буенча һәм аңа багышлап куелган спектакльләр күренешләрен үз эченә алды. «Тукай сәнгатьтә» бүлегендә танылган сәнгать эшлеклеләренең Г. Тукай тормышының төрле елларын сурәтләгән әсәрләре, әсәрләренә иллюстрацияләр белән танышырга мөмкин.