Татар музыкасының башлангыч чоры...

2009 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
2009 елның 20 марты көнне ТР Милли китапханәсенең зур залында (Кремль ур, 33) сәнгать бүлеге хезмәткәрләренең “Музыкаль салон” кысаларында әзерләгән “Татар музыкасының башлангыч чоры...” исемле музыкаль-тематик кичә булып узды.

Кичә дәвамында РФнең атказанган артисты, ТРның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов башкаруында Ф. Яруллин, Х.Вәлиуллин, Р. Яхин, М.Мозаффаров көйләренә язылган җырлар ишетергә була иде.

Музыкаль салонның чираттагы утырышы 2009 елның апрель аенда була. Кунакка РФнең Дәүләт премиясе лауреаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Леонид Любовский көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International