Табигать күренешләрен сурәтләүгә багышланган күргәзмә

2009 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе
ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә ( Театр ур., 5 йорт) 2009 елның 1нче апреленнән 30нчы апреленә кадәр “Табигать манзарасы рәссам күзлегеннән” дип аталган күргәзмә эшли.

Күргәзмә табигать күренешләрен гәүдәләндергән сәнгатькә багышлана. Анда рәсем сәнгатенең әлеге өлкәсе хакында монографияләр, альбомнар, пейзаж жанры турында абруйлы авторларның киң таралган язмалары, табигать күренешләрен рәсемгә төшерүче рәссамнар хакында материаллар урнаштырылган.

Сәнгать бүлегенә рәхим итегез! Сезнең белән очрашуга без бик шат булачакбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International